"Бүгенге хәлебезгә колониаль караштан түгел, ата-бабаларның мирасы аша карау мөһим"
Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты иске татар телен өйрәнүгә багышланган курс оештыра. Әле 100 генә ел элек язылган ядкәрләрне укый алу – татар тарихына үз күзлегеннән карау мөмкинлеге, дип саный ул. Бу дәресләргә кемнәр һәм нинди максаттан йөри? Әңгәмә тәкъдим итәбез.