Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2023

Новости за 07.12.2023

Миңнеханов һәм Таха Айхан яшьләрне KazanForum һәм БРИКСка җәлеп итү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

БРИКС һәм БРИКС+ илләре башлыклары саммитына, шулай ук KazanForum халыкара икътисади форумына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Коммуналка өчен түләгәндә кайбер кешеләрдән комиссия алуны тыю турында карар кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә банк комиссиясе алуны тыю турындагы карарны өченче, йомгаклау укылышында кабул итте. Ул пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, инвалидларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм башка гражданнарга кагыла. Бу хакта үз Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Телеграм-каналында сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Свищев Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Навальный русияләрне сайлауда Путинга каршы тавыш бирергә чакырды

Azatliq.org 

Ул оппозиция һәм "барлык гадел гражданнар хакимияттә 24 ел булган 71 яшьлек Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлатырга" тиеш дип саный. "Ул Русиягә зыян китерәчәк. Ул китәргә тиеш", диелә оппозиционер сәясәтченең блогында.

Камал театрының яңа бинасы мәйданы 49 мең квадрат метр була

Tatar-inform.tatar 

Галиәсгар Камал исемендәге театрның Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары чатында урнашкан яңа бинасының мәйданы 48,8 мең кв. метр тәшкил итәчәк, ул 1370 урынга исәпләнгән. Театр территориясе 3,15 га. Планировка проектына үзгәрешләр Казан башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында күрсәтелгән.

Читать дальше...



Татар китабы йортында Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кулъязмалар җыентыгы тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

8 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Татар китабы йортында имам Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин мирасына багышланган «Мин сезгә васыять язам» лекцияләр циклында тарихчылар, дин әһелләре һәм имамның варислары чыгыш ясаячак. Лекциядә имамның кулъязмалар җыентыгы белән танышып булачак.

Читать дальше...

Казанда Татарстан Ат спорты федерациясенең Яңа ел кубогы була

Tatar-inform.tatar 

9 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Казан ипподромында Татарстан Ат спорты федерациясенең Яңа ел кубогы оештырыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, чарага керү түләүсез була.

Читать дальше...

Илгиз Зәйниев Россия Театр әһелләре берлеге секретариатына сайланган

Tatar-inform.tatar 

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев РФ Театр әһелләре берлеге секретариатына сайланган. Секретариат әгъзалары исемлеге Берлекнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Омскида «Татар кызы 2024» бәйгесен «АЮ» татар яшьләре берлеге оештыра

Tatar-inform.tatar 

Омскида «Татар кызы 2024» өлкә конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә. Әлеге бәйгене Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Омск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Ленар Шәехнең «One Song Will Be Enough» китабы Бөекбританиядә басылып чыккан

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех Open Eurasia халыкара әдәби конкурсының «тарихи мирас» номинациясендә иң яхшы эш өчен белорус мәдәният эшлеклесе Владимир Счастный исемендәге грант иясе булган. Шул уңайдан шагыйрьнең «One Song Will Be Enough» («Бер җыр да җитә») яңа китабы Лондондагы Hertfordshire Press Британия нәшрият йортында басылып чыккан.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *