Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2024

Новости за 11.03.2024

Казанда сайлаучылар өчен концертның хэдлайнерлары билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлауларда тавыш биргән казанлылар өчен 17 мартта 12:00-21:30 сәгатьләрдә «Ак барс Арена» стадионында «Сайлауларга бөтен гаилә белән» фестивале уза. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Россия Президентын сайлау көнендә Казан халкы 466 сайлау участогында тавыш бирә ала

Tatar-inform.tatar 

Казанда Россия Президентын сайлау өчен 466 сайлау участогы, шул исәптән вакытлыча булу урыннарында 31 учакток әзерләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Татарстанда сөт җитештерү күләме 5,6 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2024 елның гыйнварында Татарстанда сөт җитештерү күләме, узган елның шул аена караганда, 5,6 процентка арткан, әмма иткә терлек һәм кош-корт җитештерү 8,3 процентка, шулай ук йомырка 7,1 процентка кимегән. Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...



Казан егетен террорчылыкны финанслауда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Azatliq.org 

Мәхкәмә һәм тикшерү фикеренчә, 21 яшьлек егет 2020 елның маеннан октябренә кадәр Русиядә террорчы дип табылган һәм тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы әгъзаларына ярдәм итү өчен Сүриягә акчалар күчергән.

Айдар Шәйхин Шәриф Камал шигырьләренең җыентыкларда басылып чыкмау сәбәбен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» дигән түгәрәк өстәлдә Шәриф Камал мирасы турында сөйләде.

Читать дальше...

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгендә хатын-кызларга багышланган концерт булды

Tatar-inform.tatar 

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга багышланган концерт булды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәренең Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстан хәрби кардәшлеге Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовны яклап чыкты

Azatliq.org 

Мәгасүмовның яклавы аңа ачылган җинаять эшен антлы утырышчылар (присяжныйлар) карасын дип сораган, тик бу үтенеч кире кагылган. Татарстанның хәрби кардәшлек вәкилләре бу карар белән килешмәвен әйтә, тиешле оешмаларның моңа игътибар итүен сорый.

Казанда Үзбәкстан киносы көннәрендә биш фильм күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

13 марттан 15 мартка кадәр Казанда Үзбәкстан киносы көннәре уза, чара Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла. Бу хакта Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда томан һәм -10 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 11 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысында һава температурасы төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге чыкты

Tatar-inform.tatar 

10 мартта – кояш баю белән, изге Рамазан ае керде. Бүген, 11 мартта барлык мөселманнар беренче көн ураза тота. Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеге Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Читать дальше...

Хатын-кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесендә 150 кеше катнашкан

Tatar-inform.tatar 

9-10 мартта Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрде. Бәйгедә 150 кеше катнашырга теләк белдерде, дип хәбәр итте Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Абдуррәшит хәзрәт Фәизов.

Читать дальше...

Әлмәттән махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар ярдәмнең 17нче партиясен җибәрделәр. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Читать дальше...

Чаллыда Май чабу бәйрәме дүрт мәйданда була

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда Май чабу бәйрәме 16 мартта өч мәйданчыкта «Азатлык» мәйданында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, шулай ук Җиңү паркында узачак. Бәйрәм чаралары 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Ютазы районында Марат хәзрәт Мәрданшин шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Ютазы районы Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр катнашында чара узды. Районда андыйлар аз һәм алар җәмгыятьтән аерылмаган, ә төрле сәбәпләр аркасында инспекциядә исәптә тора. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *