Казанда халыкара форумда КФУ астрономия обсерваторияләренең әһәмиятен билгеләделәр
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Астрономия һәм дөнья мирасы» халыкара форумы уза. Аның барышында бүген «Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның күренекле универсаль кыйммәтен формалаштыру» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Чарада катнашучылар Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләренең һәм астрономия фәненең әһәмиятен билгеләп үттеләр.
«Астрономия мирасы кеше цивилизациясенең һәм дөнья мәдәниятенең, кешенең дөньяны, табигатьне һәм галәмне белүгә тарихи омтылышы белән бәйле бөек байлыгы булып тора», — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Аның фикеренчә, астрономик белемнәр хуҗалык практикасында гына түгел, ә рухи тормышта да, кешеләрнең дөньяга карашын һәм мәдәни традицияләрен формалаштырганда да зур роль уйнаган.
«Исламда, мәсәлән, намаз вакытын Кояш хәрәкәтенә бәйле рәвештә исәпләү, шулай ук мәчетнең катгый урнашуы. Боларның барысы да үз вакытында бөтен мөселман дөньясында астрономия үсешенә этәргеч бирде. Мөселманнар дөньяга бүгенге көнгә кадәр төрле астрономик терминнарда истәлекләре яшәгән атаклы астрономнарның бер плеядасын бүләк итте», — диде ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе.
Минтимер Шәймиев Казанның хәзерге тарихында «космик тема тулы тавышка яңгырый» диде. «2013 елда КФУда Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә космонавт Алексей Леонов исемендәге Россиядәге бердәнбер университет планетарие ачылды. Казан фәнни астрономия мәктәбе Россиядә һәм дөньяда танылды», — диде ул.
Дәүләт Киңәшчесе Казанда узучы форумның кешелек тормышында астрономия фәненең ролен һәм әһәмиятен аңлауда мөһим адым булачагына ышаныч белдерде.
«Астрономия һәм дөнья мирасы» форумында дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россия һәм 19 чит ил галимнәре, экспертлары һәм белгечләре катнаша.