Татарстанда Чүп яндыру заводы проектын өйрәнү өчен Германия экспертлары җәлеп ителә
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Казан янында төзергә планлаштырылган калдыкларны термик зарарсызландыру заводының проект документациясен анализлау өчен Германиядән фәнни экспертлар җәлеп итәргә җыеналар. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Проект документларының халыкара экспертизасында каты көнкүреш калдыкларны термик зарарсызландыру заводларын эксплуатацияләү тәҗрибәсе булган һәм проектлары бөтен дөнья буенча гамәлгә ашырылган кимендә өч эксперт катнашачак. Уздырылган нәтиҗәләр турында Германиянең фәнни белгечләре игълан итәр дип планлаштырабыз», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Александр Шадриков мондый экспертизаны үткәрү Россия законнарында каралмавын искәртте. «Мондый экспертиза нәтиҗәләре законда билгеләнгән дәүләт экология экспертизасы нәтиҗәләрен алмаштыра алмый. Шуңа да карамастан, чит ил белгечләре проектның эксперт бәяләмәсе дәүләт экология экспертизасы нәтиҗәләрен сизелерлек тулыландырырга һәм проектның экологик куркынычсызлыгы дәрәҗәсен бәяләү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәргә мөмкин», дип ышана министр.
Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов калдыкларны зарарсызландыру заводы проектына халыкара экспертиза үткәрергә йөкләде. Халыкара экспертларны җәлеп итү кирәклеге турында республика җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында да әйтте.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта завод проекты Росприроднадзор хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча департаментында дәүләт экология экспертизасы процедурасын узган. Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге проектлана торган заводка СанПиН таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.
Моннан тыш, проект Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсеннән уңай нәтиҗәсен алды. Бәяләмәдә инженер тикшеренүләре һәм проект документациясе нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә һәм гамәлдәге норматив хокукый актлар белән беркетелгән таләпләргә туры килүе әйтелгән.
Осиново бистәсендә заводның проект куәте елына 550 мең тонна калдык, шлакның максималь күләме елына 165 мең тонна тәшкил итәчәк. Россия стандартлары буенча шлак, төзелеш чүп-чары кебек, инертлы калдыктан торачак. Фракцияләргә бүленгәннән соң шлак юл төзелешендә гравий урынына кулланылырга, шулай ук вакытлыча салынган юллар төзелешенә барырга мөмкин.
Завод фильтрларында утыра торган көлнең максималь күләме елына 16,5 мең тонна тәшкил итәчәк. Зыяны буенча ул тирес һәм тәмәке тузаны кебек булачак. АГК-1 компаниясе көлдән төзелештә кулланыла ала торган пыяласыман материал җитештерү технологиясен сайлый.