Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә 300дән артык исемдәге китап тәкъдим итә
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 5-9 декабрьдә Мәскәүдә Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгы яклавында Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсе узачак. Татарстан китап нәшрияты күргәзмәдә өченче тапкыр катнаша һәм 300дән артык исемдәге китап тәкъдим итә. Алар арасында татар классикларының әсәрләре, тарихи әдәбият, балалар өчен басмалар, сүзлекләр, китап-альбомнар, юл күрсәткечләр һ.б. бар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ярминкә үз тарихында беренче тапкыр яңа мәйданчыкта - «Гостиный Двор» комплексында үткәрелә.
Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә 29 илдән 331 зур һәм кечкенә нәшрият, китап белән сәүдә итү предприятиеләре һәм мәдәният институтлары катнаша. Быел катнашучылар стендында һәм ярминкә программасында Австрия, Беларусь, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Греция, Дания, Израиль, Иран, Испания, Италия, Казахстан, Кытай, Мексика, Нидерланд, Норвегия, Польша, Россия, АКШ, Тайвань, Украина, Финляндия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция, Эстония, Япония кебек илләр тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә килүчеләр Россия һәм чит ил әдәбиятының төрле юнәлештәге (матур әдәбият, публицистик, фәнни һәм фәнни-популяр, мемуар, биографик, эшлекле, белешмә, балалар, гастрономик һ.б.) иң яхшы үрнәкләре белән таныша алачак.
Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсенең төп программасы 400дән артык чараны үз эченә ала. Алар биш көн дәвамында дискуссия мәйданчыкларында, шулай ук ярминкәдә катнашучыларның стендларында нон-стоп режимында узачак.