Рөстәм Миңнеханов «СОлНЦе» мәктәбенең яңартылган комплексын карады
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең яңартылган комплексын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яз көне Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге мәктәп-интернатны караганнан соң яңа мәктәп блогын төзи башладылар. «СОлНЦе» директоры Павел Шмаков белем бирү оешмасына спорт залы һәм ашханә мәйданчыклары кирәк булуы турында сөйләде. «Рөстәм Миңнеханов уку йорты эшчәнлеген уңай бәяләде һәм проектны контрольгә алырга кушты», дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Ярты елда биш катлы янкорма төзелгән, шул исәптән цоколь, гомуми мәйданы 2,5 мең кв. метр. Анда гардероб һәм техник бүлмәләр урнашкан, беренче катта — вестибюль, холл, 84 урынлы төшке аш залы, аш бүлмәсе, санузел һәм медпункт, икенче һәм өченче катларда — аудиторияләр, лаборант, хезмәт бүлмәләре, ә дүртенче катта — терраса һәм музыка белән шөгыльләнү залы.
Яңа блок төзү аудитория һәм, тулаем алганда, укыту процессын оештыру өчен мәйдан җитмәү мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирә. Барлык эшләргә республика бюджетыннан 174 млн сум акча бүлеп бирелгән.