Чүп яндыру заводы проектына бәйсез экспертиза үткәрү вакыты билгеле булды
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның Яшел Үзән районында төзеләчәк чүп яндыру заводы проектына бәйсез экспертиза нәтиҗәләре 2020 ел башында игълан ителер дип көтелә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Берничә эксперт - ел ахырына кадәр, ә калганнары киләсе ел башында үз карарын формалаштырырга тиеш. Ялгышмасам, алар биш кеше», - диде ул.
Галимова искәрткәнчә, бәйсез экспертиза проектның куркынычсыз булуына инану өчен Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән үткәрелә.
«РФ законы нигезендә бары тик ике экспертиза гына билгеләнгән, без аларны үттек инде. Болар – Баш дәүләт экспертизасы һәм экологик экспертиза, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. - Аларга уңай бәяләмә алганнан соң әлеге объект экологик куркынычсызлык буенча РФ законының барлык катгый таләпләре аша да уза дип әйтергә мөмкин. Әлеге экспертизаны аның законга тәңгәл килүе кысаларында түгел, ә проектның куркынычсыз икәнлегенә тагын бер мәртәбә инану өчен үткәрәбез».
Ул шулай ук палаткалардан торган лагерьга бәйле вазгыятькә дә аңлатма бирде. Аны активистлар булачак чүп яндыру заводына илтә торган юл төзелешенә комачау итү өчен булдырган. Моңа кадәр билгеле булганча, төзелеш эшләре җирле әһәмияткә ия юл челтәрен киңәйтү буенча муниципалитет программасы кысаларында алып барыла.
«Палаткалардан торган шәһәрчеккә килсәк, Россиядә яшәүче барлык кешеләрнең дә үз позициясен һәм үз фикерен белдерү хокукы бар. Без бары тик төзүчеләрне һәм әлеге шәһәрчектә яшәүчеләрне закон таләпләрен үтәргә чакырабыз», - дип сүзен йомгаклады Галимова.