Татарстан яшьләре интернетта сыйфатлы белем һәм гаделлек эзли
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Эскпертлар интернетта Татарстан яшьләренә хас булган уңай һәм тискәре социаль күренешләрне ачыклаган. Тикшерүне республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «ПромРейтинг» агентлыгы уздырган.
«Уртак идеяләр һәм мәгънәләр турында интернетта фикер алышмыйлар, ә реаль тормышка чыга. Интернетта Татарстан яшьләренә бәйле бер-берсен алмаштырып торучы социаль күренешләр җәмгыятьтәге социаль процессларга хәзердән үк йогынты ясый», — диелә тикшеренүдә.
Мәсәлән, Татарстан яшьләре интернетта сыйфатлы белем бирү турында эзли һәм шул турыда фикер алыша. Шулай ук яшьләр сәламәтлек һәм матурлыкны саклау һәм гаделлек эзләү турында фикерләшәләр.
Тикшеренүдән күренгәнчә, татарстанлылар географик урынга бәйсезлек, яшьләр эшкуарлыгы турында кызыксына, шулай ук мөстәкыйль рәвештә җитеш тормышка ничек ирешергә икәнен ачыклыйлар. Аренда икътисады, эмпатия һәм альтруизм чагылышы, кулланучылар тормыш концепциясеннән иҗади яшәүгә күчү һәм дөньякүләм социаль-икътисади процессларда берләшү кебек уңай социаль күренешләр интернетта республика яшьләре арасында сирәгрәк очраган.
Тискәре социаль күренешләр арасында торак проблемалары беренче урында булган. Моннан тыш, Татарстан яшьләре системадан тыш интернет-инфлюенсерларга йөз тоталар. Экспертлар шулай ук төркемнәрнең яшерен маргинализацияләнүенә борчылалар. Алар өчен профессиональ дезориентация, югары потенциаль протест активлыгы һәм гамәлдәге дәүләт институтларына ышанычсызлык хас.
Шулай ук тикшеренүчеләр әйтүенчә, Интернетта республика яшьләре арасында көнкүреш сәләтләренең һәм күнекмәләренең деградациясе, аерылышуларның күп булуы һәм традицион югары уку йортлары белеменең кыйммәте төшү хас.