5 елда Татарстанның азык-төлек комплексы 140 млрд сумга инвестицияләнгән
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Биш ел эчендә республиканың агросәнәгать комплексына һәм азык-төлек сәнәгатенә 140 млрд сум тотылган. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән дә видеоконференция режимында узды. Киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров әйтүенчә, соңгы биш елда республиканың авыл хуҗалыгына һәм азык-төлек сәнәгатенә кертелгән инвестицияләр 140 млрд сум булган. Шул исәптән авыл хуҗалыгы 96 млрд сумга, ә эшкәртү сәнәгате 44 млрд сумга инвестицияләнгән. «Безнең өчен инвестицияләр — технологик базаны модернизацияләү, җитештерү фондларын яңарту, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру», — диде авыл хуҗалыгы министры.
Аның сүзләренчә, күп кенә инвестицияләр компанияләр һәм предприятиеләрнең мөһим югары технологияле проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Сөт комплекслары — 11,4 млрд сум, «Чаллы-Бройлер» — 3,5 млрд сум, «АПК Камский» — 3 млрд сум, Казан сөт комбинаты — 4,7 млрд сум, «Агросила» элеваторы — 1,5 млрд сум, «Майский» Теплица комбинаты — 2,5 млрд сум, «Айджиэс Агро» һәм «Феникс» — 1,1 млрд сум, «Продпрограмма „АПК“ ит комбинаты» — 0,7 млрд сум, «Биосфера-Фиш» — 0,4 млрд сум.
Әлеге акчалар республиканың авыл хуҗалыгы үсешенең тотрыклы темпларын сакларга ярдәм итте, диде министр.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 242 млрд сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә, 2018 ел белән чагыштырганда җитештерү индексы-103,6%