Балык Бистәсендә Равил Фәйзуллинның «Гомер калейдоскобы» китабы тәкъдим ителде
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Балык Бистәсендә Равил Фәйзуллинның «Гомер калейдоскобы» китабы тәкъдим ителде. Район үзәгендә узган әдәби-музыкаль кичә турында ТР Язучылар берлеге хәбәр итте. Кичә турында «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрь үзе дә сөйләде.
Китап презентациясе шагыйрьнең туган ягында — Балык Бистәсе район мәдәният сараенда үткән. Кичәгә Равил Фәйзуллин белән бергә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күренекле язучы Камил Кәримов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Раил Гатауллин һәм журналист Атлас Гафиятов кайткан.
Әдәби-музыкаль кичәдә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр катнашкан.
«Үзем дә көтмәгәндә шәп интеллектуаль кичә узды. Очрашуда туган ягым белән горурланып утырдым, үзем дә төшеп калган кеше түгел икән дип уйлап куйдым», — ди Равил Фәйзуллин.
«Зур эш эшләп кайттык. Казанда ТАССРның 100 еллыгы бәйрәм ителгәндә, милләт, ватан турында җитди сүзләр әйтелгәндә, без шундый ук җитди эшне районда эшләп кайттык», — диде шагыйрь.
Равил Фәйзуллинның «Гомер калейдоскобы» китабы халык шагыйрьнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарылган иде. Китапның беренче презентациясе Казан Ратушасы залында узды.