Рөстәм Миңнеханов: Барлык экологик карарлар халык өчен аңлаешлы, ачык булырга тиеш
![Рөстәм Миңнеханов: Барлык экологик карарлар халык өчен аңлаешлы, ачык булырга тиеш](https://tatar-inform.tatar/attachments/5f452fd80a2816e3fc5f0df0f50e6b0e8c0f4ff1/store/fill/780/440/6a365b3678480c636e06553dcd6e56eb9b5c04a173071e50a16bf23781fc/view_6188559_4454630.jpg)
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Барлык экологик карарлар халык өчен аңлаешлы, ачык булырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән утырышында шул хакта әйтте.
Ул «Экология» илкүләм проекты әһәмиятенә басым ясады. «Илдә әле беркайчан, илкүләм проектлар кысаларында, мондый экологик программалар булганы юк иде. Без дә актив катнашабыз», — диде. Президент һәр яңа проект экологик экспертиза һәм заманча технологияләр белән гамәлгә ашырылуын искәртте.
«Бүген төбәк операторлары эше белән каты коммуналь калдыкларны җыю буенча эш калыпка салына. Чүпне утильләштерү заводы буенча да халыкара экспертиза уздырачакбыз. Миндә шик юк, тик кешеләр аңларга тиеш, барлык датчиклар халык өчен ачык, үтә күренмәле булу шарт», — диде.
Рөстәм Миңнеханов чистарту корылмалары белән бәйле пролемалар, ләм басулары буенча мәсьәләләр хәл ителеп килүен әйтте. Федераль үзәк ярдәме белән күләмле проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп узды. «Түбән Камада нинди киеренкелек булганын беләбез, әкренләп бу сорауларны да чишәбез», — диде.
«Барлык проектларда актив катнашачакбыз. Шушы җирдә яшибез, суын эчәбез, һавасын сулыйбыз. Беркем дә килеп, безгә берни эшләмәячәк. Федераль үзәк, предприятиеләр тарафыннан мондый дәрәҗәдәге мөнәсәбәт булганы юк иде әле. Бурычлар катлаулы, ләкин барысы да ил, республика халык файдасына», — дип белдерде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионовага, республика хезмәткәрләренә, табигатьне саклау прокуратурасына рәхмәтен җиткерде.