Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2020

Новости за 28.02.2020

Азнакайда XX «Йолдызлык» фестивале башланды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 28 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Бүген Азнакай шәһәре Мәдәният йортында XX «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры башланды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Питрәч мәктәбе Татарстанда татар телендә иң күп китап укучы булып танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», «Алга»). Питрәч район үзәгенең икенче мәктәбе татар телендә әсәрләр укучылар арасында үткән унынчы республика «Әдәби марафон»ында җиңүче булды.

Читать дальше...

Музыкант Алмаз Әсхәдуллин төркиләрнең борынгы музыкаль традициясе белән таныштырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мультимузыканты һәм тикшеренүчесе Алмаз Әсхәдуллин «Төрки дөньяның борынгыдан алып безнең көннәргә кадәр музыкаль традицияләре һәм музыкаль терапиясе» лекциясен тәкъдим итте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда мәктәп укучыларының 96,5 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бу уку елында мәктәп укучыларының 96,5 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Австрия россиялеләргә күп тапкырлы озын визалар бирә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль , «Татар-информ»). 2020 елның 2 февралендә үз көченә кергән Европа берлеге виза кодексын үзгәртү белән бергә, туристлык максатыннан Австриягә баручыларны да кертеп, барлык төркем кешеләр өчен күп тапкырлы виза бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта Австриянең Мәскәүдәге илчесе Йоханнес Айгнер РИА Новостига интервьюсында белдерде.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Татарстан парламенты эксперт советларын яңа эш формалары эзләргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Нәтиҗәлелекне арттырырга, эшнең яңа формаларын табарга, проблемаларны тикшергән вакытта формальлектән качарга – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эксперт советы алдына әнә шундый бурычлар куйды. Бүген парламентның эксперт советлары рәисләре һәм профиль комитетлары җитәкчеләре очрашуы узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Илшат Әминов: Социаль челтәрләрдә шаярыр алдыннан да уйларга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген «ШАЯН ТВ» телевизион блогерлары десанты Татарстан Журналистлары берлегендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов белән очрашты, дип хәбәр итә каналның матбугат үзәге.

Читать дальше...

Миңнеханов «Татнефть»нең 2019 елдагы инвестицион эшчәнлеге турында доклад тыңлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйнвар аенда компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре турында доклад тыңлады, шулай ук 2019 елда инвестиция программасын финанслау турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



КФУ профессоры: Мартның беренче ункөнлеге аномаль җылы булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда алдагы ункөнлектә җылылык аномалиясе сигез градус тәшкил итәчәк. 8 мартка кадәр шундый һава торышы фаразлана. Бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Илнар Гарифуллин: Совет чорында бөтен начар әйбер дә татар белән бәйле дип язылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарихчы Илнар Гарифуллин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татарларның СССР заманында милләтләрен яшерергә тырышу сәбәпләрен барлык начар әйберне татар белән бәйле дип аңлатуда икәнен әйтте.

Читать дальше...

Татарстан - илкүләм проектлар контекстында телгә алынуы буенча медиарейтинг лидеры

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указы контекстында Россия төбәкләренең телгә алынуы буенча медиарейтингның беренче баскычында урнашты. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Читать дальше...

Татарстан мәктәпләрендә бердәм меню булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның барлык мәктәпләре өчен бердәм, башлангыч мәктәп балалары өчен түләүсез булган меню эшләнелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның министр урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

Читать дальше...

Тарихчы Илнар Гарифуллин татар турында заманча мифлар уйлап табу идеясы белән чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарихчы Илнар Гарифуллин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татар милләте турында яңа мифлар уйлап табарга кирәк дигән фикер белән чыкты.

Читать дальше...

Татарстанда 2019 елда алты һөнәри белем бирү оешмасы ачылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова).Татарстанда һөнәри белем бирү буенча заманча инфраструктуралы алты яңа ресурс үзәге ачылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова белдерде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының «Капитан Татарстан» бәйгесен хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә «Ак Барс» хоккей клубының «Капитан Татарстан» дигән бәйгесен хуплады.

Читать дальше...

Былтыр балалар бакчалары өчен яңа урыннар булдыру планы ун процентка арттырып үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 2019 елда балалар бакчалары өчен яңа урыннар булдыру планы ун процентка арттырып үтәлгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова белдерде.

Читать дальше...

Юные каратисты Нурлата успешно выступили на Первенстве Республики Татарстан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Ученики городской школы №4 Сергей Леонтьев, Ильшат Рахматуллин, Серафим Антонов, Кирилл Абрамов и Кирилл Вассунов стали участниками и призерами Первенства РТ по кекусинкай-каратэ, которое прошло во Дворце спорта «Батыр» города Казани.

Дамир Исхаков Пермь өлкәсе Барда районында башкортлар килеп чыгуына аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Пермь өлкәсендә башкортларның каян килеп чыгуын аңлатты. Галим башкорт дип язылучылар бигрәк тә Барда районында күп булуын әйтте. Бу хакта ул «Яңа гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруында сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, Татар-информ, Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышын үткәрде. Утырышта катнашучылар алдында нефть химиясе, биотехнология һәм белем бирү тармаклары вәкилләре чыгыш ясады.

Читать дальше...

Татарстанның 78 белем бирү оешмасында полицияне ашыгыч чакыру төймәсе юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Республиканың 78 белем бирү оешмасы полицияне ашыгыч чакырту өчен экстрен сигнализация төймәләре белән әлегә тәэмин ителмәгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында мәгариф объектларының капиталь төзелешен һәм ремонтын техник күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин белдерде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *