Әлки районы имамнары Айрат Хәйруллин рухына дога кылды
(Әлки, 11 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районының Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчетендә районның барлык муллалары җыелып Айрат Хәйруллин рухына дога кылды, намаз укыды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Якты дөньядан яшьли китеп барган Айрат Нәҗип улы турында имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев: «Ул районда, Татарстанда бик күп игелекле гамәлләр кылды. Аллаһы Тәгалә хозурына ул изге җомга көнендә күчте. Урыннары җәннәттә булсын», –диде.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов туган авылының инвесторы, иганәче Айрат Нәҗип улы Хәйруллинны искә алырга, аның рухына дога кылырга ерак һәм якын авыллардан бердәм булып килгән өчен имамнарга рәхмәт җиткерде.
–Районыбыз бик авыр хәлгә калган чорда, хезмәт хаклары түләнмәгән, кырлар чәчелмәгән вакытта Айрат Хәйруллин кече Ватанына ярдәмгә килде. Ул районда зур-зур фермалар төзетте, машина-трактор паркларын яңартты, басуларыбызда күкрәп иген игелә башлады. Иганәче буларак күп авыл кешеләренә булышлык күрсәтте. Ул халык белән ихлас аралаша, үзен бик гади тота иде. Айрат Нәҗип улының изгелекләрен без беркайчан онытмабыз, — диде Рәшит Билалов.
Мәчеткә җыелган имамнар бу сүзләрне хуплады, «Айрат Хәйруллин дини йолаларыбызны хөрмәт итте, корбаннар чалдырды, авыз ачу мәҗлесләре үткәрде. Аның изгелекләре хәтердән җуелмас», — диделәр.
Яңа Чаллы авылы имам-хатыйбы Рәхимҗан хәзрәт Бәдретдинов: «Мин Айрат Хәйруллин белән 14 ел эшләдем. Ул бетеп барган «Чаллы» отрядына бер ел эчендә алты яңа трактор кайтартып эшне җайлады. Искиткеч укымышлы, авыл хуҗалыгын нечкәлекләренә кадәр белгән кеше иде. Урыны оҗмахта булсын», — диде.
Айрат Хәйруллин 7 февраль көнне, Куйбышев сусаклагычы бозына Bell вертолеты уңышсыз төшеп утыруы нәтиҗәсендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды.