«Татнефть» Әлмәттә дөньяда аналоглары булмаган «Альметрика» үзәген ачачак
(Әлмәт, 11 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Союзмультфильм» студиясенең анимацион мәктәбен һәм «Альметрика» уникаль экспозициясен үз эченә алган җәмәгать үзәген Әлмәттә «Татнефть» компаниясе ачарга ниятли. Булдырыла торган интерактив композициянең аналоглары дөньяда беркайда да юк.
Әлеге уникаль проектлар бүген Әлмәт һәм Әлмәт районының мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләләре буенча «Татнефть» иҗтимагый советы утырышында тәкъдим ителде. Очрашу «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашында узды.
Очрашуда катнашучыларга белем бирү проектлары турында «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин сөйләде. Ул компания өчен аның территориясендә иҗтимагый белем бирү киңлекләрен булдыру мөһим, анда төрле яшьтәге кешеләр үзләренең ялларын үткәрү сыйфатын гына түгел, үзләре өчен яңа белем өлкәләрен дә ача алыр иде, диде.
«Быел Әлмәттә мәктәп укучылары өчен «Союзмультфильм» студиясенең анимация мәктәбе оештырылачак. Анимация мәктәбе 2D һәм 3D стилендә анимация техникаларына өйрәтү өчен компьютер классларын, хәрәкәтләрне һәм тавыш яздыру студиясен, мини-китапханәне, мини-кинозалны, фотостудияне үз эченә алган ике заманча креатив пространствога ия булачак. Ул шәһәрнең халык күп яши торган өлешендә, «Яшьлек» микрорайонында урнашачак», – дип хәбәр итте ул.