Яшел Үзәндә Полукамушки кварталында тагын йорт янган
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә Полукамушки кварталында янгын чыккан, каравылчы качып баручы ир-атны күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Яшел Үзәндә Кызыл Тыкрык урамындагы 10нчы номерлы торак булмаган йорт янды. Янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көн уртасы тирәсендә килеп ирешкән.
Төтенне беренче булып территорияне карап чыкканда җирле каравылчы күреп ала. Ул таныш булмаган кешенең бу йорттан ничек чыгып качуын, ә йорт эчендә тиз тарала барган ялкынны күргәнлеген сөйли.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче ут агач веранданы һәм йортның түбәсен колачларга өлгергән. Янгын сүндерүчеләр, утның алга таба таралуын кисәтү өчен, веранда һәм түбәне сүндерүгә керешкәннәр.
Янгын вакытында компрессия күбеге сиптерә торган «Натиск» җайланмалы автомобиль кулланганнар. Янгын сүндерүнең яңа технологияләре чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Янган мәйдан 40 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә һәлак булмаган һәм зыян күрмәгән. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре янгын сәбәпләрен ачыклый.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, узган елның май урталарында Полукамушки кварталында йорт янган, тагын бер янгын май азагы һәм июнь башында күчерелгән йортларны колачлаган. Фаразланган ут төртүче тоткарлана. Соңгы тапкыр янгын сүндерүчеләр октябрь урталарында Полукамушкида янгын сүндерергә чыккан. 29 октябрьдә прокуратура Яшел Үзән башкарма комитетыннан Полукамушкида кабат ут төртүләрне булдырмый калуны таләп итте.