Онколог ашказаны яман шешен диагностикалау системасын модернизацияләргә өндәде
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Шабдан Ниязов). Татарстанда ашказаны, үпкәләр һәм башка органнарда яман шешне диагностикалау системасын модернизацияләргә кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында Республика клиник онкология диспансерының референдум-үзәге җитәкчесе Ринат Гамиров шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
«Шешләрне иртә стадиядә ачыклау динамикасы 30 процентка артты. Әмма ашказаны, үпкә, трахея һәм бронхларда яман шешне башлангыч стадиядә 35 процент очракта гына нәтиҗәле ачыклыйлар. Беренчел звеноны модернизациләү программасын эшләү бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәр дип уйлыйм», — дип искәртте Гамиров.
45 яшьтән олырак ир-атлар арасында ашказаны яман шеше белән авыручыларны диагностикалауны камилләштерү — мөһим бурыч, дип саный онколог.
Ашказаны яман шеше белән авыручыларны киметүнең тагын бер мөһим чарасы — кыздырылган ризык өлешен киметеп, дөрес туклану.
«Терлек маенда кыздырылган бәрәңгедән баш тарткач, ашказаны яман шеше белән авыручылар саны шактый кимеде», — дип искәртте табиб.