Тарихчы Илнар Гарифуллин татар турында заманча мифлар уйлап табу идеясы белән чыкты
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарихчы Илнар Гарифуллин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татар милләте турында яңа мифлар уйлап табарга кирәк дигән фикер белән чыкты.
«Без татар милләте эчендә ниндидер миф тудырырга тиеш. Татар — ул түбәтәен киеп, өчпочмак яки чәк-чәк ашаучы кешеме, яки татар — ул җитез, укымышлы, акыллы кешеме?», — диде Илнар Гарифуллин.
Ул башка милләтләр турындагы мифларны да телгә алып үтте. «Мәсәлән, яһүдләр турында миф бар: бөтен яһүдләр дә бизнес белән шөгыльләнә һәм алар бик акыллы. Алманнар — бөтен нәрсәне дә төгәл итеп эшләүчеләр. Руслар исә ялкау, тик кирәк булса тиз генә мобильләшә ала торган халык. Менә татарлар турында да шундый миф булырга тиеш», — диде ул.
Илнар Гарифуллин шулай ук: «Менә вариантлар: татар — ул эчми, татар — акчалы, тырыш, татар беркайчан да ачтан үлми. Татар пычрак эш эшләсә дә, беркайчан да бомж хәлендә калмаячак», — дип, үз вариантларын да тәкъдим итте.