Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Рөстәм Миңнеханов туган көне белән котлаучыларга рәхмәт әйтте

0

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Инстаграмдагы үз язылучыларына котлаулары өчен рәхмәт әйтте. Бүген Рөстәм Миңнеханов үзенең 63 яшьлеген билгеләп үтә.

«Кадерле дуслар, котлаулар өчен рәхмәт», — диде видеоюлламада республика җитәкчесе, үзен тәбрик иткән кешеләргә яхшылык әйләнеп кайтуын теләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов туган көнен гаиләсе белән бәйрәм итә.

«Традиция буенча бу көнне Рөстәм Нургалиевич гаилә белән үткәрә. Аның өчен туганнары белән үткәрелгән вакыт аеруча кадерле. Ял көне булу сәбәпле, эшлекле очрашулар каралмаган, — дип сөйләде Лилия Галимова.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *