Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Новости за 12.03.2020

Кукмара районыннан ике буын гаилә «алтын» һәм «көмеш» туйларын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 12 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Районның Никахлашу сараенда «алтын» юбиляр Екатерина һәм Михаил Макаровлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Ә аларның уллары Виктор Макаров хатыны Лидия белән «көмеш» туйларын билгеләп үтә. Бу хакта Кукмара районы ЗАГС бүлегендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Самара өлкәсендә тальян ясаганда файдалану өчен иске телефон аппаратлары җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Самарада чыбыклы дисклы телефон аппаратларын (тотылган, ватык булса да ярый) җыялар. Әлеге телефон аппаратларында булган кыңгыраулар Казанда татар гармуннары — тальяннар ясау өчен файдаланылачак. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Башкортстанда Шәехзадә Бабичның тууына 125 елга багышланган шигырь бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Башкортстанда башкорт теле елына һәм танылган башкорт шагыйре, дәүләт эшлеклесе, оратор, музыкант Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуга багышланган «Бабич варислары» ачык республика конкурс-семинары игълан ителде. Бу хакта Бөтендөнья башкорт корылтае матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Питрәч районында альп кәҗәләре сөтен җитештерәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районының Тогашево авылыннан Ульяновлар гаиләсе 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт терлекчелегенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен ала. Алар альп кәҗәләре сөтен җитештерәләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Гөлшат Нигъмәтуллина Конституциягә төзәтмә турында: Гаилә - өстенлекле һәм милли идея

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Балалар һәм гаилә турында кайгыртуны иң мөһим дәүләт бурычы итеп Россия Конституциясендә беркетү ил үсешенең милли идеясен һәм өстенлекләрен чагылдыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 мартта, Татарстанда аномаль җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Республика территориясендә һава торышын Скандинавиядән килгән «циклонлы өермә» билгеләячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Коронавирус аркасында Мәккәдә әл-Хәрам мәчетендә көн саен 450 кеше дезинфекция үткәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Covid-19 коронавирустан саклану өчен һәр көнне Кәгъба урнашкан әл-Хәрам мәчетендә дезинфекция ясала. Бу гыйбадәт кылучыларны коронавирустан саклау өчен эшләнә. Хезмәткәрләр идәнне һәм башка өслекләрне юалар, келәмнәрне зарарсызландыралар. Чисталык саклаучы кешеләр санын күптән түгел 330дан 450гә кадәр арттырганнар. Бу хакта Saudi Gazette хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү ике тапкыр арта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстанда торак белән тәэмин ителәчәк ятим балалар саны быел ике тапкыр күбрәк булачак. Бу хакта алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтте.

Читать дальше...

Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты кеше факторы яки техник төзексезлек аркасында һәлакәткә очраган булуы ихтимал. Бу хакта матбугат чаралары вәкилләре белән видеоконференция барышында Идел буе транспорт прокуроры Тимур Кебеков сөйләде.

Читать дальше...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча 1 апрельдән күчерелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 апрельдән күчә башлаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында» Хөкүмәт сәгате вакытында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Читать дальше...

Мансур хәзрәт Җәләлетдин коронавирустан саклану өчен дога әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә коронавирустан һәм башка авырулардан саклану өчен дога әйтте.

Читать дальше...

Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» әсәре беренче тапкыр кирилл имлясында басыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның 1917 елдагы инкыйлабка кадәр язылган тарих белән бәйле булган әсәрләре һәм 1908 елда язылган «Борынгы ислам мәдәнияте» китабы кирилл имлясында басылып чыгачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат очрашуында Г.Ибраһимов исемендәге «Тел, әдәбият һәм сәнгать» институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Камил Әхсәнов хәбәр итте.

Читать дальше...

Мөслимнән Айдар Корбыев һәм Данияр Хәбибуллин армспорт буенча Россия чемпионы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Мөслим районы егетләре Айдар Корбыев һәм Данияр Хәбибуллин 18-23 март көннәрендә Екатеринбургта үткән армспорт буенча Россия беренчелегендә чемпион булды. Остазлары Ларис Бариев әйтүенчә, егетләр хәзер Европа һәм дөнья беренчелегенә әзерләнә.

Читать дальше...

Галимә: Галимҗан Ибраһимов чит телләр грамматикасына иярмәскә өндәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Әнисә Алиева татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовны алынмалардан күп файдаланмаска һәм чит тел грамматикасына иярмәскә өндәгән. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм капланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтен күргән шаһитлар сөйләде.

Читать дальше...

Шәймиев: Татарстан Россия субъектларына туган телләрне саклау юлын күрсәтә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан туган телне саклау һәм үстерү буенча шактый тәҗрибә туплады һәм Федерациянең башка субъектлары белән тәҗрибә уртаклашырга әзер. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышында шундый белдерү белән чыгыш ясады.

Читать дальше...

Саба сөлгеләре дөньяда танылу алган — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 март, «Татар-информ», «Мәгариф», Ландыш Нәсыйхова). Интернет челтәрендә аларны йә «Саба сувенирлары», йә «Ихлас Татарстан» исеме аша табарга була. Бүгенге геройларыбыз Лилия һәм Фәрит Вафиннар белән гаилә шөгыле, уртак кыйммәтләр, бала тәрбияләү серләре хакында сөйләшәбез.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *