Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Түбән Камада карантинда булган кытайлылар эшкә чыкты

0

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Түбән Камада Кытай Халык Республикасыннан килгән һәм ике атнадан артык карантинда булган «Камасталь» заводы эшчеләренең хәлләре турында сөйләделәр. Хәзер куркыныч юк, аларның барысы да диярлек эшкә чыккан. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Түбән Каманың балалар хастаханәсендә семинар үткәрделәр. Табиблар чумага каршы костюмны дөрес кияргә өйрәттеләр һәм анализлар алу турында сөйләделәр. Шулай ук аеруча куркыныч вирусларны, шул исәптән коронавирусны да ачыклаганда, гамәлләр тәртибен искә төшерделәр, чөнки процедураның дөрес башкаруына диагнозның никадәр дөрес һәм тиз куелуына бәйле.

Табиблар үзләре исә тагын бер тапкыр кисәтү чаралары турында искә төшерделәр. Бинаны еш җилләтергә, кулларны юарга, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә, ә авыруның беренче билгеләре булуга табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Түбән Камада коронавирус белән зарарлану очраклары ачыкланмаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, вирус шәһәргә кадәр барып җиткән очракта, авыру йоктыруда шикләнгән пациентларны балалар лагерьларына озатачаклар.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *