Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Яшел Үзән районы башлыгы зур коймак пешерде

0

(Яшел Үзән, 1 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән районында Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Михаил Афанасьев ПОЗИС предприятиесе оештырган мәйданчыкта зур коймак пешерде. Әзер коймакны ул өлешләргә бүлде һәм райондашларын сыйлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сәүдә рәтләрендә камыр ризыклары, коймак, шашлык һәм пылау тәкъдим ителде. Сәхнәдә Яшел Үзән балалар һәм өлкәннәр иҗат иткән коллективлар чыгыш ясады.

Коймакларны сатып алу гына түгел, ә теләге булган һәркем пешерергә дә мөмкин иде. Оештыручылар мич, таба һәм камыр тәкъдим итте. Бәйрәмнең күп кунаклары бу мөмкинлектән файдаланды.

Өлкән яшьтәге хатын-кызлар «БлинОК» иң тәмле коймак конкурсында катнашты. Жюри иң тәмле коймак пешерүчене ачыклый алмады. Өстәлдәге конкурс коймаклары белән тамашачылар сыйланды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *