Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2020

Тольятти шәһәрендә «Язлар моңы» ачык шәһәр фестивале була

0

(Казан, 3 март, "Татар-инфом"). Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре милли-мәдәни мохтарияте ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнү уңаеннан, «Язлар моңы» ачык шәһәр фестиваленә әзерләнә. Бәйрәм 22 мартта була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестиваль татар халкының милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән инде 8нче тапкыр оештырыла. Катнашучылар "Уйнагыз гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләренңз көч сынашачак.

«Язлар моңы» фестиваленең абруе елдан-ел арта. Соңгы вакытта анда Самара өлкәсендә һәм Тольятти җирлегендә яшәгән бик күп яшь милләттәшләребезнең сәхнәгә аяк басулары безне аеруча куандыра, ди оештыручылар.

Биредә шулай ук Татарстан артистларының да чыгыш ясавы көтелә.

Фестиваль Тольятти шәһәренең Автозавод районында урнашкан «Автоград» мәдәният һәм сәнгать үзәгендә 14:00 сәгатьтә башлана (Юбилейная урамы 8).















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *