Чүпрәле районында урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр
![Чүпрәле районында урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/c9278cda5819734f3badedd35c9da89dd72c2b5b/store/crop_and_fill/0/72/720/405/780/440/78c4c0418d69051ae28febf738728cd9875e8a8922aa75bb0dfb8bbd8d26/0209.jpg)
(Чүпрәле, 14 март ,"Татар-инфром", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районына эш визиты белән Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде. Киңәшмәдә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Киңәшмәдә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.
Кереш сүз белән район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров киңәшмәдә катнашучыларга республикада урман культуралары һәм урман хуҗалыгы эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
Урман фонды территориясендә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча эш нәтиҗәләре каралды. Утырыш эшендә шулай ук «Буа урманчылыгы» җитәкчесе Илнур Гатауллин, «Буа урман хуҗалыгы» директоры С.В. Кириллов, «Буа урманчылыгы» ның Чүпрәле урманчылыгы участок урманчысы С. З. Мәхмүтов катнашты.
Утырыш барышында шулай ук «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләрне башкару, саклау, юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә муниципаль хокукый актларда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозмаска, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, 2020 елда табигать саклау акцияләрен үткәрергә һ. б. мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренә йөкләмәләр бирде.