Казанның 180 гимназиясендә «Кичү ноктасы» татар фильмын төшерүгә старт бирелде
(Казан, 14 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның күп профилле полилингваль белем бирә торган 180 нче номерлы гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Кичү ноктасы» татар балалар фильмын яздыруга старт бирелде. Генераль продюсеры — гимназия директоры Илдар Сәяхов, төп режиссеры Нәсүр Юрушбаев катнашында беренче репетицияләр башланды.
Сценарие язылу этабында ул «Авторучка» дип аталса да, бүген аңа «Кичү ноктасы» дигән исем бирелде. «Иртән сөйләшеп утырабыз, исеме аңлашылып бетми, гадирәк шикелле дип „мозговой штурм“ ясадык. Шушы исемдә тукталдык, ул фильмның асылына туры килә: төп герой Кәрим үз ялгышлыгын аңлап, шул юлны дөрес итеп кичә белә», — диде Нәсүр Юрушбаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Һәркем үз гомерендә бер булса да ялгышмый калмый. Ялгышлыктан нинди сабак аласың — шунда галәмәт. Шул хатаны кичкәндә, син нәфрәт белән чыгасыңмы яки күңелең белән чистарынасыңмы… Бик күп кеше ул кичү ноктасын үзе генә үтә алмый, аңа дуслар кирәк. Безнең фильмда Кәримгә дусты Асия булыша», — дип ачыклык кертте режиссер.
Ул гадәттә кино төшерер алдыннан тәлинкә вату йоласы булуын искәртте. Анда генераль продюсер, режиссер, оператор исеме языла, төп актерлар имзасы куела. Тәлинкә ватыла һәм фильмда катнашучылар кыйпылчыкларын җыя. Бу үзенә күрә истәлек билгесе. Нәсур Юрушбаев 14 саны үзе өчен әһәмиятле булуын, очраклы гына рәвештә гомерендә күп вакыйгалар 14 саны белән бәйле булуын әйтте.
Икенче режиссер Владимир Потапов гимназиядә кино сәнгате мәктәбе ачылу үзе өчен зур вакыйга булуын билгеләп узды. «Бу кино проектына алынып, без өстәмә белем бирү компоненты булсын дигән бурыч куйдык. Һөнәри эшчәнлегемдә балалар белән күп эшләргә туры килде, ләкин бурычны дөрес итеп куйсаң, кыенлыклар юк диярлек. Хәзер төп максат — актер-укучыларның сценарийның асылына тирәнтен төшенүе, үз роленә кереп уйный белүе», — диде.
Владимир Потапов татарча фильм төшерүгә уңай фикердә. «Мин Казахстанда эшләдем, анда да милли телдә проектлар бар иде. Тел ул — кешенең үзенчәлеге, күп милләтле илдә халык үз телен белергә бурычлы. Сәнгать теле туган телдән аерылырга тиеш түгел», — дип саный ул.
Гимназия директоры Илдар Сәяхов әйтүенчә, фильм өчен фәлсәфи исем отышлырак булачак. «Предметка гына бәйләнеп калмасын, фильмның эчтәлегеннән тамашачылар шул кичү ноктасын эзләп тапсыннар дип уйлаштык. Фильмда тирән тәрбияви темалар күтәрелә, алар алгы планда булырга тиеш һәм исемендә дә чагылыш табарга тиеш дип карар кылдык», — диде.
Ул кеше хакын саклый белү, кеше әйберсенә кул сузмау, кеше кадерен белү, дөньяга маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән карый белү кебек күркәм сыйфатлар алга сөрелүен искәртте. «Үзебезнең мәктәптә мартның соңгы көннәрендә төшерә башлыйбыз, аннары апрельдә көннәр җылыткач, Биектау авылында төшереп бетерергә уйлыйбыз», — диде.
Төп рольләрнең берсе — Асияне башкарачак 10 яшьлек Мәдинә Гарифуллина үзе өчен бу беренче тәҗрибә булуын, дулкынландыргыч хисләр кичерүе белән уртаклашты. «Мине төп рольгә сайлагач, үз-үземә ышанычым тагы да артты. Саф татарча сөйләшүгә өстенлек бирүләре өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен», — диде.