Татарстанда кулланылмый торган 1000гә якын күчемсез милек объекты ачыкланган
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республикада кулланылмый торган күчемсез милек объектларына инвентаризация үткәрү хакында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республиканың барлык районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, тармак министрлыклары һәм муниципалитет башлыклары белән берлектә, дәүләт һәм муниципаль милектәге файдаланылмый торган күчемсез мөлкәтне инвентаризацияләү буенча чаралар үткәрә.
Әйтик, мәйданы 240 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән муниципаль милектәге 783объект һәм республика милкендәге мәйданы 100 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән 205 объект ачыкланган.
Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, әлеге объектлар дүрт төркемгә («төгәлләнмәгән төзелеш объектлары», «тармакны үстерү өчен кирәкле файдаланылмый торган объектлар»,«башка тармакларда куллану өчен яраклы файдаланылмый торган объектлар» һәм «авария хәлендәге файдаланылмый торган объектлар») бүленгән.
Файдаланылмый торган күчемсез мөлкәтнең күпчелеге республика милкендә, алар– ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы объектлары. Әлеге объектлар яңа биналар төзелү яки тиешенчә карап тотылмаганга күрә бушатылган.
Министр сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге буенча үзенчәлекле таләпләргә бәйле рәвештә әлеге биналарны баланста сакларга чакырды. Әмма мәйданнардан файдалануны оптимальләштерү мәсьәләсен җентекләп тикшерергә кирәк.