Түбән Камада ковид-госпитальдә җыештыручыларга өстәмә түләү турында карар чыгардылар
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама шәһәр Советының 47 нче сессиясе узды. Анда ковид-госпиталендә эшләүче һәм федераль өстәмә түләү исемлегенә кертелмәгән җыештыручыларга түләү өчен шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирергә тәкъдим ителде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды: Түбән Кама шәһәре участок сайлау комиссияләре составлары резервына өстәмә кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кертү, «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Түбән Кама шәһәре бюджеты турында»гы карарга үзгәрешләр кертү.
Беренче тапкыр шәһәр Советы депутатлары карары буенча мондый ярдәм чарасы агымдагы елның июлендә күрсәтелгән иде, узган айда 10 белгечкә түләү билгеләнде.
«Бүген бу мәсьәләгә әйләнеп кайту зарурлыгы бар, чөнки госпиталь үз эшен дәвам итә, димәк, җыештыручылар арасыннан өстәмә персоналны җәлеп итү таләп ителә, алар шулай ук кызыл зонада булган барлык медицина персоналы кебек үк шактый катлаулы, авыр шартларда эшли», — диде Айдар Метшин.
Бүлеп бирелә торган акчаларның күләме 904 мең сум тәшкил итә. Шәһәр Советы депутатлары бер тавыштан карарны кабул итте, бүлеп бирелгән акчалар август һәм сентябрь айларында ковид-госпитальгә җәлеп ителгән персонал өчен стимуллаштыру түләвенә юнәлдереләчәк.