Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 05.08.2020

Чүпрәле районында уңыш җыюда катнашучы комбайнчыларны бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Чүпрәле районында уңыш җыюда катнашучы комбайнчыларны бүләкләделәр. Район кырларында бар куәткә бөртекле культураларны урып-җыю эшләре бара. Иртә таңнан төнгә кадәр 70тән артык комбайн бөртеклеләрне урып суктыра.Бу турыда Т атарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов катнашты. Хуҗалыклар комбайнчыларына... Читать дальше...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 корбаны булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Үлем сәбәбе паталого-анатомик экспертиза белән расланган», диелә хәбәрдә. 1936 елда туган хатын-кыз Яр Чаллыда яшәгән. 14 июльдә аны пневмония белән хастаханәгә салганнар. Табиблар «яңа коронавируслы инфекция» диагнозын куйган. Йөрәк авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле бик авыр булган. 20 июльдә бу хатын үлгән. 1957 елда туган ир-ат Казанда яшәгән. Читать дальше...

Түбән Кама лагерында балалар сугыш геройларын искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Камский Артек» үзәгендә балалар өчен иҗади смена дәвам итә. Күптән түгел Түбән Кама укучылары Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Тарихи датага тулы бер көнне багышладык. Чараны иң өлкән отряд әзерләде, сценарийдан алып реквизитка, атрибутикага кадәр. Атна дәвамында әти-әниләр ак күлмәкләр, сугыш еллары пилоткалары алып килделәр, лагерь балалары үз куллары белән кәгазьдән торналар ясады. Читать дальше...

Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 августта, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава һәм җил булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Явым-төшем яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +12…+17 градус булачак. Көндез һава температурасы 28-33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

«Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин яңа кинода төшә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин Белорет районына яңа проектта катнашырга килгән. Уфаның 161 лицееның 2нче сыйныфында укучы Арыслан режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» картинасында төшә. Бу хакта башкаланың мәгариф идарәсенә сылтама белән « Башинформ» хәбәр итә. «Айназ» фильмы «Прятки» киноальманахының дүрт кыска метражлы фильмының беренчесе булуы билгеле. Фильмнарда мәңгелек темалар — балачак, әтиләр һәм балалар... Читать дальше...

Гөлшат Нигъмәтуллина бәхет серен белә — «Гаилә һәм мәктәп»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», «Гаилә һәм мәктәп»). Журналның июль санында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина белән әңгәмә дөнья күрде. –  Гөлшат Рәдифовна, узган чор белән чагыштырсак, быел гаилә коручылар саны ничек үзгәрде? — Агымдагы елның 5 аенда республикада 4755 парның кушылуы теркәлде. Бу — узган елның шул ук вакытыннан 1375 кә кимрәк дигән сүз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 30 марттан ЗАГС... Читать дальше...

Татарстанда Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга 3,5 тонна ит өләшкәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Быел да Татарстанда Корбан бәйреме уңаеннан шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Татарстанда махсус оештырылган 33 урында барлыгы 7827 мал (шулардан 7799 сарык һәм 28 сыер) чалынды. Шул ук вакытта, халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанның шәхси цехларында һәм шәхси хуҗалыкларда... Читать дальше...

Россия коткаручылары һәм табиблары Ливанга ярдәм итәргә китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт самолетының берсе Ил-76 «Жуковский» аэропортыннан Бәйрутка очты. Самолет бортында якынча 50 коткаручы һәм медик, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күчмә мобиль госпитале бар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. Ливанга тагын өч самолет барачак. Анда Роспотребнадзор белгечләре һәм яңа коронавирус инфекциясен ачыклау лабораториясе булачак. COVID-19 буенча эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып... Читать дальше...



«Рубин» тарихында иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе Мурад Задикашвили вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Рубин» тарихында иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе Мурад Задикашвили бүген вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. Уен карьерасы тәмамлагач, Задикашвили Казан командасының җитәкчесе һәм баш тренеры булып эшләгән. Задикашвили Мурад Вахтангович 1946 елның 18 декабрендә Грузия Совет Социалистик Республикасының Кутаиси шәһәрендә туган. Һөҗүмче, «Торпедо» футбол командасы (Кутаиси) әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе. Кутаисиның «Торпедо» командасы (1964... Читать дальше...

Яңа театр сезонын ачык һавада Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Озак вакытлы тәнәфестән соң театр сезонын Тинчурин театры артистлары башлап җибәрде. Театр ишегалдында төзелгән ачык сәхнәдә «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» спектакле бара. Ачык һавада спектальләр күрсәтү өчен Тинчурин театры үз ишегалдында махсус сәхнә төзеде. Ачык сәхнәдә театр репертуарындагы иң популяр спектакльләр күрсәтеләчәк.  Спектакльләр Ачык сәхнә өчен яраклаштырылган. Әйтик, артистлар сәхнә алдына кадәр микроавтобус белән килеп төштеләр. Читать дальше...

Бәйрутта фаҗига сәбәпле, Патриарх һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Ливанның Бәйрут шәһәрендәге шартлау вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар. Шул сәбәпле, Россиядә иң зур дини оешма җитәкчеләре кайгы уртаклашты. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. «Сишәмбе көнне Бәйрут портында булган шартлаулар турындагы хәбәрне авыр кабул иттем. Кешеләр һәлак булды, яраланды, ә шәһәр биналарына һәм инфраструктурасына зур зыян килде. Тирән кайгыгызны уртаклашам», — дигән Патриарх Кирилл Ливан Республикасы Президентына юлламасында. Рус... Читать дальше...

Игенчеләргә урып-җыю барышында янгын китереп чыгармау өчен киңәш бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе — җиңел кабынып китә торган масса. Чәчүлекләрне саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аерым контролендә тора. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында янгыннарга юл куймас өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Чаллыда җырлар авторы Виктор Гладков вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 5 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда танылган шагыйрь, җырлар авторы Виктор Гладков вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу турыда әдәбият өлкәсендәге хезмәттәшләре хәбәр итте. Виктор Гладков 1943 елның 22 мартында Ставрополь краеның Арзгир авылында туган. Биш яшьтән бирле инвалид коляскасында утырып торган. Әмма авыруны җиңеп, мәктәпне тәмамлаган һәм Мәскәү кооператив институтына укырга кергән. Ул 1973 елда бөтенсоюз Камаз төзелешенә килә. «Балалар дөньясы» кибете директоры... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Россиядә төбәк башлыклары медиарейтингында беренче унлыкка керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Россия төбәкләре башлыклары рейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән. Июнь нәтиҗәләре белән чагыштырганда, позицияләрен ике баскычка яхшыртып, Рөстәм Миңнеханов Федерация субъектлары җитәкчеләре арасында унынчы урынны алды. Массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну буенча алдынгылар өчлегенә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Хабаровск крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Михаил Дегтярев, шулай... Читать дальше...

Роспотребнадзор быел чит илгә ялга бармый торырга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Санитар-эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, быел чит илгә ялга барудан тыелырга кирәк. Ә юллама сатып алган, әмма пандемия аркасында бара алмаганнарга туроператорлар 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде. «Санитар-эпидемиологик вазгыять шактый киеренке булып тора... Читать дальше...

Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова: Минем вазифам – яңа бинага тормыш өрү

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова яңа киңлекләргә — яңа бинага тормыш өрергә вәгъдә итте. Бүген генә коллективка тәкъдим ителгән яңа җитәкче ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында уздырылган беренче матбугат конференциясендә беренче чыгышын ясады. «Минем вазифам бу яңа киңлекләргә тормыш өрү. Бу — тирәлекне куллануның бөтенләй башка культурасы. Бездә сакланган кульязмалар да иҗтимагый тормышта кулланылырга тиеш», — диде Мәдинә Тимерҗанова. Читать дальше...

Чыганак: «Александр Суворов» теплоходында Covid-19 белән авыручылар күбрәк булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). «Александр Суворов» теплоходы хезмәткәрләреннән суднода Covid-19 белән авыручыларның төгәл санын яшергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының суднодагы вазгыять белән таныш булган үз чыганагы хәбәр итте. Аның сөйләвенчә, 1 августта теплоходта коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, судноның 15 хезмәткәре обсерваторга китерелгән. Хәзер алар Дзержинск шәһәрендә «Витязь» тернәкләнү үзәгендә. Агентлык әңгәмәдәше теплоходтагы вазгыять турында вакытында... Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министры урынбасары халыкны прививка кампаниясен хупларга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел көз Татарстанда 2,2 миллионнан артык кешегә грипптан прививка ясарга җыеналар. Республика халкына бу кампанияне хупларга кирәк, чөнки коронавирус пандемиясе фонында грипп тагын да куркынычрак. Мондый фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте. «Мин халыктан көзен грипптан күмәк вакцинация кампаниясен хуплауларын сорыйм. Беренче чиратта... Читать дальше...

Стоит ли в этом году нурлатцам выбирать отдых за границей? 

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Заместитель руководителя Управления Роспотребнадзора по РТ Марина Трофимова советует воздержаться от поездок за границу, так как санитарно-эпидемиологическая ситуация все еще остается напряженной.

Татарстан спорт министры: Һәр икенче татарстанлы спорт белән шөгыльләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстанның һәр икенче кешесе спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта «Татарстан Онлайн» программасының туры эфирында Татарстан спорт министры Владимир Леонов сөйләде. «Без — спорт белән шөгыльләнүче гражданнар саны буенча Россия лидерлары. Бүген бу күрсәткеч 50 проценттан артык. 2024 елга бу өлеш 57 процентка тигез булырга тиеш. Ә федераль үзәк 55 процентка җиткерү бурычын куя. Әмма без һәрвакыт арттырып үтәргә тырышабыз», — диде министр. Шулай ук ул «Спорт ... Читать дальше...

Тәбрис Яруллин шәһәр берләшмәләрен Милли китапханә тирәлегенә җыярга алына

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тәбрис Яруллин шәһәр берләшмәләрен Милли китапханә тирәлегенә җыярга алына. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли китапханә директоры урынбасары буларак, үзенә йөкләнәчәк вазифалар фикерләрен җиткерде. «Мин әле вазыйфада бурычларымны төгәл белеп бетермим. Моңа кадәр булган барлык сөйләшүләр татар шәһәр берләшмәләре турында барды. Чөнки бу эш сүрелде, ә кешеләре һәм берләшмәләр үзләре калды. Минемчә, алга таба да шул юнәлеш буенча эш алып барылачак», — диде Тәбрис Яруллин. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *