Казанда Кытай-Татарстан хезмәттәшлеге потенциалы һәм юнәлешләре турында сөйләштеләр
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда Кытай-Татарстан хезмәттәшлеге потенциалы һәм үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Шаньдун провинциясе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча видеоконференция форматында Шаньдун провинциясенең чит ил эшләре канцеляриясе бүлеге, Haier Group, Дунъин шәһәренең нефть химиясе сәнәгате паркы, «Сюньюйшицзи» халыкара сәүдә компаниясе, Шаньдун провинциясенең инвестицияләр һәм сәүдә платформасы һәм башкалар катнашында узды.
Очрашуда багланышларны үстерүнең төп юнәлешләре — транспорт өлкәсеннән алып авыл хуҗалыгы продукциясе импортына кадәр фикер алышынды.
Очрашу барышында Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстанның Кытай регионнары, бигрәк тә Шаньдун провинциясе белән хезмәттәшлегенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Республиканың провинция белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион мөнәсәбәтләр үсеше өчен яхшы нигезе бар.
«Татарстан Республикасының географик яктан отышлы урыны, бай табигать ресурслары һәм ныклы сәнәгать нигезе бар. Безнең бизнес-миссиянең төп максаты - ике якның төп тармаклары арасында эшлекле хезмәттәшлек урнаштыру», - дип искәртте Шаньдун провинциясенең тышкы эшләр канцеляриясе бүлеге башлыгы урынбасары Ебао Сунь.
Шуны искәртик: Шаньдун килешү төзегән беренче Кытай провинциясе булды, аның белән республика 2008 елда ук хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Кытай провинцияләре белән барлыгы җиде һәм муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү имзаланды.