Рөстәм Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать паркында Wildberries логоүзәген ачты
(Яшел Үзән, 24 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә Wildberries сату-бүлү үзәгенең беренче чиратын ачты.
«Бу мәйданчыкта без узган елның ноябрендә свай кагудан башладык, бүген бу - 50 мең квадрат метрлы комплекс. Иң мөһиме — яңа эш урыннары, бу зур инвестицияләр. Бу кече һәм урта бизнес шушы мәйданчык аша үз продукциясен тәкъдим итә алсын өчен эшләнде», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген 50 мең квадрат метр мәйданлы беренче чираты файдалануга тапшырылды. Логистик объектның гомуми мәйданы 100 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Аның ярдәмендә Татарстан җитештерүчеләре Wildberries аша Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә үз продукциясен турыдан-туры сата алачак, шулай ук илтеп җиткерүгә чыгымнарны киметәчәк, дип уртаклашты Wildberries ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Бакальчук.
«Бу ел эчендә бик зур сикереш булды, без биш тапкырга диярлек үстек. Хәзер Татарстан җитештерүчеләренең безнең мәйданчык аша сатылган продукциясе күләме миллиард сумга якын тәшкил итә. Җитештерүчеләр саны 500 дән артык — бу зур үсеш», — дип хәбәр итте Бакальчук.
Моннан тыш, компания логоүзәге барлыкка килү нәтиҗәсендә Татарстанда Wildberries заказларын китерү тизлеге артачак. Әгәр дә элек төбәк халкы товарны ике-өч көн эчендә алган булса, хәзер җирле складтан товарны икенче көнгә китерәчәкләр.
Wildberries онлайн-ретейлеры проектка 5 миллиард сумнан артык инвестиция керткән. Хәзердән үк сату-бүлү үзәге территориясендә 1250 эш урыны булдырылган, төзелеш тәмамланганнан соң аларның саны 4 меңнән артык булачак.