Алексей Песошин Чүпрәле районында «Чүпрәле» паркын ачуда катнашты
(Казан, 27 август, «Татар-информ» ). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чүпрәле муниципаль районында булды, анда ул комбайнчылар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән урып-җыю кампаниясе барышы турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының Иске Чокалы авылы янындагы күпьеллык үләннәр кырында Песошин Чүпрәле районы белгечләрен һәм алдынгыларын хөрмәтләү чарасында катнашты.
Алексей Песошин «Равил Әди улы Бикчуров » крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Илгизәр Бохариевка, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ комбайнчысы Илмас Нигмановка, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ механизаторы Николай Пайзега, «Чынлы» ҖЧҖ механизаторы Рәфыйк Шәйдулловка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Чүпрәле районының иң яхшы җиде комбайнчысына урып-җыю йомгаклары буенча акчалата сертификатлар тапшырылды.
Чуваш Чүпрәлесе авылында илкүләм проект кысаларында капиталь ремонт ясалган мәдәният йортын карады.
Район үзәгендә ТР Премьер-министры бал ярминкәсендә, Чәчәк фестивалендә булды, ТАССРның 100 еллыгына, Чүпрәле районының 90 еллыгына багышланган күргәзмәләрне карады.
Шулай ук Алексей Песошин «Чүпрәле» паркын ачуда катнашты. «2020 ел үзенчәлекле булды. Гәрчә ул бюджет өлкәсенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итсә дә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча барлык республика программалары үз көчендә калды һәм алар гамәлгә ашырыла. Бу парк та балалар, яшьләр, олылар өчен кызыклы мәйданчык булачагына ышанам», — диде ТР Премьер-министры.
«Государев Амбар» ҖЧҖ директорының җитештерү буенча урынбасары Надежда Бондаренко һәм Чүпрәле үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликовага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Чүпрәле районы һәм Татарстан АССРны үсешенә керткән өлешләре өчен Фиркать Җәләлов, Виктор Лухманов, Вазыйх Сатдинов, Петр Осипов, Валерий Шадриков, Альберт Шәрәпов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.