Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Гаебеңне танымау — гөнаһмы? - «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 29 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Рәшит Минһаҗ). Хаксыз икәнеңне беләсең, таныйсың килми. Кем алдындадыр гаепле икәнеңне сизеп йөрисең, тик гафу үтенүне сузасың, акланырга сәбәп эзлисең. Нидер һаман чабудан тарта, ашыкма, ди. Гаепле булу белән гөнаһлы булу арасына тигезлек билгесе куеп буламы? Гафу үтенүгә караганда тәүбә итү ансатрак кебек. Чынлап та шулаймы?

«Казан нуры» мәчете имам—хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шушы нәзберек вазгыять хакында сөйләштек.

Бисмилләһир-рахманир-рахим! Дөрестән дә, бу бик нечкә, нәзберек, актуаль мәсьәлә тормышыбызда еш очрый. Тормышта ике төрле хак бар: Алла хакы һәм кеше хакы. Әйтик, кеше намаз укымый, ураза тотмый, башкаларга зыян салмый, тик Алла каршындагы бурычын үтәми. Моның өчен ул Алладан гафу сорарга, үзгәрергә, намазларын укый, уразасын тота башларга тиеш. Кеше хакы дигәндә Алла хакы да, кеше хакы да бар. Кемнедер рәнҗеттек икән, икеләтә гөнаһ кылабыз: Алла хакын да, кеше хакын да бозабыз. Раббыбыз башкаларны рәнҗетүне тыйган. Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны гафу итсен өчен, иң элек без, тәкәбберләнмичә, рәнҗеткән кешебезне бәхилләтергә, гафу сорарга тиеш. Билгеле, гафу сорау бик читен. Шунда ук яныбызга шайтан килеп баса, вәсвәсә салырга керешә. Күңелебезгә тәкәбберлек иңгән булса, ничек тә үзебезне акларга тырышабыз, мең төрле сылтау табабыз, гафу үтенмибез. Тик Аллаһы Тәгаләнең күреп торуын онытмаска кирәк: кемнедер рәнҗеткән, әйтик, малына тигән булсак, аны кире кайтарып бирергә, аңардан һәм Алладан гафу сорарга кирәк. Әгәр без, теге кешедән гафу сорамыйча, Аллаһы Тәгаләдән генә гафу сорасак, гаделлек дигән нәрсә булмас иде. Ул кеше рәнҗеп калачак.

Кайсы очракта кеше тәүбә итү белән генә чикләнә?

Әлбәттә, иң зур гөнаһ — ширек кылу, Алладан башка икенче бер нәрсәгә табыну. Андый чакта без кешедән гафу сорарга тиеш түгел. Намаз укымадык икән, Аллаһыдан гафу сорыйбыз. Чөнки бу — кеше белән Раббыбыз арасындагы мөгамәлә. Тормышта кемнеңдер гайбәтен сөйләгән, урлаган булсак, әйтик, җитәкче булып, кешегә вакытында хезмәт хакын түләмәдек икән, Аллаһы Тәгалә гафу итсен өчен, без аның белән бәхилләшергә тиеш. Динебездә бик гадел куелган. Кызганыч ки, бүген дә рәнҗетүчеләр, залимнәр бар. Залимнәр, минем акчам, дусларым күп, хакимиятем нык, дип күкрәк киереп, масаеп йөрергә мөмкин. Тик тормыш бүген, бер ел, ун ел, безнең буын белән генә чикләнми. Балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Аллаһы Тәгалә дөньялыкта да, ахирәттә дә җәза бирергә ихтимал. Кыямәт көнендә саваплары таралып, бәхилләтмәгән кешеләрнең дәгъвалары зур булып, кеше тәмугка да кереп китәргә мөмкин. Кешеләрне генә түгел, хайваннарны да кыерсытырга ярамый. Әйтик, хәдистә бер хатынның, мәчесен бикләп тотып, ачка үтергән өчен, җәһәннәмгә эләгүе турында әйтелә. Киресенчә, икенче бер хәдистә бер хатынның эссе көндә сусаган эткә коедан су алып эчергәне өчен, барча гөнаһларын Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе хакында сөйләнелә. Димәк, өстебездә җан ияләренең дә бик зур хаклары бар. Бу дөньяда масаеп йөрсәк тә, балаларыбыз, оныкларыбыз барлыгын, иң мөһиме — ахирәт булуын онытмыйк. Бу дөньяда кеше бер-берсен гафу итмәсә, ахирәттә гафу итә алмый. Анда кеше, тузан бөртеге хәтле генә булса да изгелек табасы иде, дип эзләячәк.

Син бардың, гафу үтендең, ди. Ул гафу итмәсә?

Бу — аның хакы. Гафу итмәскә дә мөмкин. Бер бардың да, гафу итмәде дип, күңелеңне төшермәскә, кабат-кабат барырга, юлын, җаен табарга кирәк. Бик каты рәнҗегән булса, аның гафу итмәскә хакы бар. Әлбәттә, гафу итү — бик зур савап. Иншалла, без кешеләрне гафу итсәк, Аллаһы Тәгалә безне дә гафу итәр. Алланың гөнаһларыбызны гафу итүен бик телибез ич. Шул ук вакытта үзебез дә бүтәннәрне гафу итәргә өйрәник. Тик монда бер «ләкин» бар. Бик игътибарлы булыйк. Әгәр кеше залим булып, үзгәрергә теләми икән, андый кешене, гафу итмим, дип куркыта да белик. Андый кеше: «Ярый, акча, бүләкләр бирәм дә, хәерсез гамәлләремне кичерер», — дип, бик ансатка санарга мөмкин. Теге кеше: «Акчаң да, малың да кирәкми, кыямәт көнендә күрешербез», — дип әйтә икән, бу — бик куркыныч нәрсә. Онытмыйк: әти-әнинең баласына кылган, мосафирның һәм рәнҗетелгән кешенең догалары кабул була. Сер түгел, үзләрен мөселман дип санап, намаз укып йөрүче кайбер кешеләр бизнеска кереп китә дә, бераз акча күренә башлагач, бер-берсен алдый, хәрәмләшә башлый. Бар шундый кешеләр: башка илләрдән килә дә никах укытып яши башлый. Бервакыт бу хатыннарын, балаларын онытып кайтып китә. Хатыннары рәнҗеп кала, балалары ятим, дөньяга ачулы булып үсә. Теге кеше: «Алдап качтым, төп башына утырттым», — дип уйлый. Тик ул Алладан кача алмый. Пәйгамбәр заманыннан калган бер вакыйганы беләбез. Бер кеше үлә алмый, интегеп ята. Бу кеше әнисен рәнҗеткән булган икән. Әнисе гафу иткәннән соң гына, иман кәлимәсен әйтеп, дөньядан китеп бара. Әгәр әнисе гафу итмәсә, сәхабә була торып, имансыз китеп барырга мөмкин.

Һәр гөнаһ – гаепме, һәр гаеп – гөнаһмы? Монда тигезлек билгесе куеп буламы?

Биредә тигезлек тә куеп була. Ләкин гаеп дигән әйбер кеше карашыннан гына булса, гөнаһ та, хәтта гаеп тә булмаска мөмкин. Чөнки берәүнең, мин хаклы, дип исәпләве, икенчесенең, минеке дөрес, дип тегене гаепләве ихтимал. Зарурият вакытында кайбер тыелган эшләр рөхсәт ителә. Әйтик, ачтан үлмәс өчен, дуңгыз ите ашау гаеп түгел. Мондый очракларда вазгыятькә карап эш итәргә кирәк.

Телебездә, «гаепләмә», «бигайбә» дигән сүзләр бар. Димәк, гаепләмә, дип әйтә икән, ул әлеге гамәлен гаеп итәрлек эш дип санамый.

Чынлап та, бер кешегә начар тоелган әйбер, икенче кеше күзлегеннән алай ук начар булмаска да ихтимал. Шул ук вакытта кемдер аракы эчүне гаепле эшкә санамый. Кемнеңдер: «Мин йоклап китү, дару өчен генә эчәм, беркемне рәнҗетмим», — дип әйтүе бар. Аллаһы Тәгалә тыйган икән, без хөкем чыгара алмыйбыз. Гадәттә, без әллә нинди гайбәтләр сөйлибез дә, әйдә, гайбәт булмасын, гыйбрәт өчен генә, дип әйтеп куябыз. Тик андый әйберләр безнең хөкем белән түгел, Аллаһы Тәгалә хөкеме белән бәяләнә. Ошыймы, ошамыймы, ул — Аның кануны. Аның әмере белән тыелган әйберне — хәләл, рөхсәт ителгәнне хәрам дия алмыйбыз.

Хаксыз булуның һәр очрагын гаепкә санап булмыйдыр?

Шулай. Еш кына хатының белән бәхәсләшеп китәсең дә, хаксыз булуыңны белсәң дә, таныйсың килми. Хәер, зурга, тирәнгә китмәсә, гаеп эш түгел бу. Андый очракларда вакытында туктап кала белергә кирәк. Инде вакытында туктамасаң, шайтан котырта: өсти бара, өсти бара…

Кеше йомшаграк холыклы булса, балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә – укытучылар, өйдә ата—анасы, туганнары гаеплелек хисе сеңдерергә мөмкин. Мондыйларга нишләргә?

Бик нәзберек мәсьәләне кузгаттыгыз. Әйтик, кайбер кеше, әллә нинди кырын гамәлләр кылса да, үзен гаепле итеп сизми. Холыктан килә бу. Кайберәүләр көченнән килмәсә дә, ярдәм итә алмаса читенсенә. Бу нәрсә тәрбиягә дә бәйле. Без барыбер азмы-күпме динебезне белергә тиеш. Дин кануннарын белсә, кеше нәрсәнең — начар, нәрсәнең яхшы икәнен аера башлый. Әйтик, кеше ялкау булып, миңа булыш әле, дип еш мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Андый кешене куып җибәрергә яхшысынмыйбыз. Эшләми, ялкаулана икән, аңа булышмаска хакыбыз бар. Кайвакыт орышырга да хакыбыз бар. Үз хакыңны белергә, кеше хакына да кермәскә кирәк. Шуңа күрә динебездә, сәдаканы иң элек үзеңә бир, диләр. Кемдер өчен чабып йөреп, үз хакларыңны онытма. Кемгәдер яхшы булам диеп, үз хакыңны бозма. Кешеләрдән өстен дә, түбән дә булмаска кирәк.

Гаебеңне танымау – гөнаһмы? 

Чын-чынлап гаепле икәнсең, танымасаң, гөнаһ була. Ләкин төрле җирдә гаебеңне ачып салу дөрес түгел. Кеше үз гөнаһларын сөйләп йөрмәскә, гаебен яшерергә тиеш. Әгәр без ул гөнаһларны сөйләп, мактанып йөрсәк, башка берәүләр, ул да шулай эшләгән, аңа яраган нигә миңа ярамасын дип, гөнаһ кылырга мөмкин. Кемнедер рәнҗетсәк, аннан барып гафу үтен дә, ул ике арада сер булып калсын.

Кемдер башкалар алдында ун—егерме ел элек булган хата—кимчелекләреңне искә төшерсә?

Андый вакытта сабыр гына тыңларга, бәхәсләшеп китеп, утка утын өстәмәскә кирәк. Мондый чакта, елмаеп: «Син, бөтен гайбәтләремне сөйләп, күпме гөнаһымны үз өстеңә алдың», — дип, рәхмәт әйтеп кую яхшы. Пәйгамбәр заманында бер кеше мәйданга чыга да икенче берәүне бик каты яманлый башлый. Теге кеше сабыр гына тыңлап тора да: «Әле мин син уйлаганнан да начаррак, менә сиңа бер яхшы күлмәк», — дип, аңа бүләк бирә. Кыен хәлдән менә шулай чыга. Гадәттә кеше дин юлына басса, ул яшь чакта тегенди-мондый иде, дип гаеп эзли, үз халәтләренә төшермәкче булып, чабуыннан тарта башлыйлар. Андый очракларда мондый гаепләүләрне «йота» белергә кирәк. Гаепләргә маташканда сабыр булып калсак, савабы безгә була.

Гаепләүче кеше залим булса дамы?

Билгеле, урынына, кешесенә карап. Гаепләүче кеше залим булса, гел баш иеп, дәшми торсаң, мин һәрвакыт хаклы дип, бозылып китәргә мөмкин. Кайберәүләрне Гомәр ибне Хаттаб кебек урынына утырта да белергә кирәк. Янына бер кеше килеп, аны бик каты мактый башлый. Шуннан ул аңа: «Мин син сөйләгәннәрдән түбәнрәк, әмма син уйлаганнан яхшырак», — дип җавап кайтара.

Кайберәүләр сүгенеп ала да: «Тәүбә, тәүбә: сүгендем», – дип куя. Сүгенү – гөнаһмы?

Әлбәттә, сүгенү — гөнаһ. Чөнки һәр сүзебез өчен Аллаһ каршында җавап бирәсе бар. Һәр әйткән сүзне, уйнап, шаяртып кына әйтсәк тә, фәрештәләр теркәп, язып бара. Кеше чынлап, ихластан: «Тәүбә, Алла мине гафу итсен», — дип әйтсә, бу тәүбә кебек. Болай гына, ихлассыз, үкенмичә генә, тәүбә, тәүбә, дип куйса, андый сүз тәүбәдән китми.







Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов принял участие в посвященных 100-летию дивизии имени Ф.Э. Дзержинского торжественных мероприятиях

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД ПРЕДЛАГАЕТ СЕНСАЦИОННО УЛУЧШИТЬ НАЛОГОВУЮ СФЕРУ!


Prada, коллекция menswear весна-лето 2025

Инструкция по Душанбе

Проект Детского радио – победитель второго грантового конкурса Президентского фонда культурных инициатив

СЛД «Красноярск» компании «ЛокоТех-Сервис» получило право ремонтировать грузовой электровоз «Ермак» в объеме ТР-2


Bradley Wiggins accused of ‘trashing’ posh VW campervan as pals say bankrupt cyclist has sold his medals and shirts

Inside wicked world of ‘skinny scams’ as Ozempic and weight loss drug fraud attempts rise into the hundreds of thousands

Vavada Casino: a Leader in the Online Gaming Industry

PGA Tour Commissioner Jay Monahan shuts down Saudi agreement rumors: “complex scenario”


ТСМ реконструирует участок трассы М-1 «Беларусь»

Mishel Dar и его главный хит лета: «Лети»

Чемпионат и Первенство Москвы и Московской области по автокроссу

Зубы дракона


To create its cast of Baldur's Gate 3 companions, Larian came up with 'hundreds and hundreds' of character concepts: 'It was a huge, huge list'

Embracer has closed Alone in the Dark studio Pieces Interactive

Для Summoners Kingdom: Goddess проходит пробный запуск на Android

Гайд по Earn to Die Rogue: мифические предметы, билды и режимы


Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження

Монтаж димоходів та вентиляційних систем у Києві


За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы обеспечили безопасность более 200 мероприятий

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы


Психолог Ольга Романив: как научиться расслабляться на отдыхе и не думать о работе

Собянин предупредил москвичей о ливнях и возможном формировании смерчей 20 июня

Канадский министр Леблан: Оттава признала КСИР террористической организацией

Более 40 новых автобусов закупят в «Мострансавто» Мытищ до конца года


За здоровое будущее с Николаем Панасюком: мировой рекорд в прямом эфире и ваша возможность стать частью этого события!

Путин пригласил президента Вьетнама на празднование 80-летия Победы в ВОВ

Южная Корея назвала военное партнёрство России и КНДР «нарушением резолюций» ООН

METEOR Lift расширяет сотрудничество с группой компаний «А101»


Скачков и Тайлакова выиграли соревнования по настольному теннису на Играх БРИКС

«Надо чем-то жертвовать». Арина Соболенко отказалась ехать на Олимпиаду в Париже

Рублёв и еще два российских теннисиста не сыграют на Олимпиаде в Париже

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе


РФ и КНДР обязались не вступать в несущие угрозу соглашения с третьими странами

Создательница школы рисования Романова попала в кассовый разрыв

Четыре автомобиля сгорели на Большой Филевской улице в Москве

В Тульской области подорожала аренда комнат


Музыкальные новости

"Звездач": певец Александр Розенбаум проиграл суды на 386 тыс. рублей

Концерт “Рахманинов под небом”

«Волшебные башмачки Элли» - эта постановка создана по мотивам знаменитой сказки Александра Волкова «Волшебник Изумрудного города» - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети

Вивальди под небом


Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Отделение СФР по Москве и Московской области выплатило единовременное пособие при передаче ребенка на воспитание в семью 474 семьям региона

Галина Ржаксенская впервые стала участником ПМЭФ в Санкт-Петербурге

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

В России запустили бесплатного цифрового ЗОЖ-помощника


Муфтий Гайнутдин пожелал Путину помощи Аллаха для побед

Российские флаги снова вывесили на матче Евро-2024 между Англией и Сербией

РБК: в Москве из-за случаев ботулизма приостановили продажу некоторых продуктов

Филипп Киркоров, Люся Чеботина, SHAMAN – 25 ярких звезд в Открытой студии «Авторадио» на «Премии МУЗ-ТВ 2024»


Движение на участке Боровского шоссе приостановлено из-за сверхинтенсивных осадков

Бесплатный билет в музеи Зеленоградска от «ПАРАDOX» и BelkaCar

Движение на участке Боровского шоссе в Новой Москве ограничили из-за подтопления

В Москве движение на участке Боровского шоссе перекрыли из-за осадков


Путин летит к Ким Чен Ыну. Россия и Северная Корея станут стратегическими партнёрами

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.

ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА. ПРО НАУКУ АКТИВНОЙ ВСЕЛЕННОЙ. ЭКСПЕРТ АНАТОЛИЙ ГОЛОД.

СЕНСАЦИОННЫЙ ДОКЛАД ПРО ДЕЛО СКРИПАЛЕЙ, САФРОНОВА, ГОЛУНОВА.


ПМЭФ-2024: премиальный бренд HONGQI представил на Форуме свои флагманские и новые модели

Зачем Марина Александрова уехала из Москвы в сибирскую глушь



В России запустили бесплатного цифрового ЗОЖ-помощника

Сеть клиник «Будь Здоров» запустила собственное мобильное приложение для пациентов

Московский аэропорт Домодедово и Всероссийское общество инвалидов заключили соглашение о сотрудничестве

В Москве убийца пожилых инвалидов засунул сборник нот в тело жертвы



В УФСИН России по Республике Дагестан прошли лично-командные соревнования по легкой атлетике

Военно-спортивный фестиваль Росгвардии в «Лужниках» собрал более 20 000 москвичей и гостей столицы

Красногорск первым встретил участников международного супермарафона Москва-Минск

Резидент «Инсайт Люди» Дмитрий Зубов установил мировой рекорд по чеканке мяча



Собянин: Москва и Пекин подписали программу сотрудничества на 2024-2026 годы

Сергей Собянин: Активно укрепляем отношения с Китаем

Москва-Пекин. Собянин в Китае подписал соглашение о сотрудничестве

Собянин прибыл в Китай с рабочим визитом


Обмен электронными транспортными накладными стал доступен участникам «Биржи грузоперевозок ATI.SU»

Бизнес-омбудсмен Москвы оказывает поддержку НМСП

Козлов: Россия и КНДР прорабатывают возможность запуска прямых рейсов

По каким признакам можно распознать машину-«утопленника»: лайфхак


Создательница школы рисования Романова попала в кассовый разрыв

Южная Корея назвала военное партнёрство России и КНДР «нарушением резолюций» ООН

Роспотребнадзор: 15 пострадавших от ботулизма выписались из стационаров

В Тульской области подорожала аренда комнат


Актера Игоря Меркулова похоронят на Николо-Архангельском кладбище

Express: АПЛ «Архангельск» представляет большую угрозу инфраструктуре НАТО

Более 39 млн рублей направлено на летний отдых и оздоровление детей-сирот в Архангельской области

Преподаватель из Архангельска вышла в финал международного конкурса «Педагогическое начало – 2024»


Выставка-посвящение «Первая дама советской скульптуры»

В Симферополе пройдёт спектакль-акция «Подаренная жизнь»

Фольклорно-литературная программа «Сказки детства, полные чудес, нас уводят в царство тридесятое»

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире


Рекордное для мая число первичных сделок оформлено ...

За здоровое будущее с Николаем Панасюком: мировой рекорд в прямом эфире и ваша возможность стать частью этого события!

Спасатель Штыб: во время смерча нужно выйти из машины и укрыться в здании

Как работает Яндекс Погода?














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *