Марат Җәббаров: Бүген ветеринария хезмәте эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерә
![Марат Җәббаров: Бүген ветеринария хезмәте эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерә](https://tatar-inform.tatar/attachments/906d229f0939abd958ac5cc4f06bcccb987ec12a/store/fill/780/440/3b575dd12f2a9228548f88d925f77c9400db4b92fec700c3d0723b7d2f49/VVS_6075%5B1%5D.jpg)
(Казан, 31 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ветеринария хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. «Ветеринария хезмәте эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерә», — дип белдерде котлау чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. «Сезнең һөнәрегез, тирән белемегез һәм тәҗрибәгез агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры сезгә бәйле», — диде министр.
Ул соңгы елларда ветеринария хезмәте хайваннардагы котыру авыруы очракларын теркәүне берничә тапкырга киметә алганын, лейкоз белән авыручы терлекләр санын ике мәртәбәгә киметкәнен билгеләп узды. Дәүләт ветеринария хезмәтендә бүген 1900дән артык белгеч эшли.
«Бүген ветеринария хезмәте яраткан эшенә бирелгән югары профессионалларны берләштерә. Сезнең туплаган белемегез һәм тәҗрибәгез киләчәктә дә Татарстан Республикасына ветеринария өлкәсендә югары уңышлар һәм казанышлар яуларга ярдәм итәр, дип ышанам!» — дигән теләктә калды Марат Җәббаров.
Ул республика программасы ярдәмендә участок ветеринария пунктлары челтәре, авылда мобиль ветеринария пунктлары эшләвен искәртте. «Болар барысы да авылда ветеринария ярдәменнән файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итә», — диде.
«Бүген ветеринария хезмәте эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үстерә. Алдагы чорда сезнең алда мөгезле эре терлекләрне лейкоздан савыктыру, шулай ук ветеринария лабораторияләре тарафыннан аккредитация алу буенча чаралар үткәрү бурычы тора», — дип әйтте Марат Җәббаров. Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев парламент исеменнән котлады. Үз авылларында ветучастокта хатын-кыз мал табибының берүзе бөтен терлекне күзәтүдә тотканын, 60 елларда тилчә авыруы чыккач, бөтен терлекне җыеп алганнарын, әти-әнисе белән сыер саварга йөргәннәрен искә төшерде. Хезмәт алдынгыларына ТР Дәүләт Советы Рәхмәт хатын тапшырды. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов Баш ветеринария идарәсе белән кулга-кул тотышып эшләүләрен искәртте. «Ветеринария хезмәткәре — авыр, кирәкле һөнәр. Лаешта кош гриппы таралгач, тагы бер кат шуңа инандык. Ул вакытта куркыныч иде, ветеринария хезмәте көн-төн шунда хезмәт куйды», — диде ул. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ветеринария табиблары хезмәте беркайчан җиңел булмавын, елдан-ел эш арта баруын искәртте. «Безнең хезмәткәрләр үз бурычларын, вазифаларын үтәп килә. Россия Федерациясендә үзәгендә булуны, республикада иң күп терлек асралуын, күрше төбәкләрдә вазгыять бик үк мактанырлык булмавын исәпкә алганда, Татарстанда эпизоотик иминлекне һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итеп җиңел түгел. Урыннарда эшләүчеләр моңа ирешә», — дип ассызыклады.