Миңнеханов «Татнефть-Олимп» стадионында паркны төзекләндерүнең барышы белән танышты
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген Чистай районына сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть-Олимп» стадионы территориясендә паркны төзекләндерүнең барышы белән танышты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көнгә төзекләндерү эшләренең беренче этабы тәмамланган. Хәзерге вакытта паркта өстәмә мәйданчыклар ясыйлар, павильон, сәхнә, эскәмия, ятак һәм чүп савытлары урнаштырылган, периметр буйлап асфальт боҗра юл ясалган. Биредә бетон скейт-мәйданчык һәм «канат юлы» булачак.
Республика җитәкчесе шулай ук Чистайда «МЕТТЭМ-М» ҖЧҖнең җитештерү комплексында булды. Предприятие автомобиль компонентлары җитештерү (автомобиль электроникасы, мехатроника һәм телематика эшләү, җитештерү һәм сату) белән шөгыльләнә.
Татарстан Президенты шулай ук Чистайда 2нче лицей ачылышында катнашты. «Безнең бурыч бүген балаларга яхшы белем бирү, аларның заманча шартларда көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү», — диде Рөстәм Миңнеханов ачылу тантанасында.
Яңа лицей 800 урынга исәпләнгән. Лицейның үзенчәлеге «мәктәп — югары уку йорты — шәһәр төзүче предприятиеләр» коллаборациясе каралуда, район икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү өчен үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү максаты куелган. Лицейның А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның Чистай филиалы һәм база предприятиеләре белән хезмәттәшлеге планлаштырыла.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Питрәч районы «Царево Village» торак комплексында бүген 1224 урынлык күппрофильле лицей ачылышында булды.