Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2022

Самараның Байтуган авылында Алия Арсланованың китабы тәкъдим ителде

0
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музей-йортында вакытсыз вафат булган «Бердәмлек» Самара өлкә татар газетасының әйдәп баручы хәбәрчесе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең Шура әгъзасы Алия Арсланованың «Әмин маҗаралары һәм башкалар» китабын тәкъдим иттеләр. «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, китап балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы. Китап гаилә белән уку, фикер алышу өчен дә файдалы. Презентациядә аның берничә хикәясен укыдылар. Алия Арсланованы Байтуган авылында яхшы беләләр. Ул берничә тапкыр Сәләй Вәгыйзовның музей-йортында, 2020 елда «Бердәмлек» газетасы редакциясе белән бергә газетаның укучылар белән очрашуда булды.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *