Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 28.03.2022



“Әхсән хатлары” китабы чыгуы уңаеннан язучылар белән очрашу узачак

Tatar-inform.tatar 

 30 март көнне 14.00 сәгатьтә “Әхсән хатлары” китабы чыгу уңаеннан,  Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашуыда очрашу узачак. (“Татмедиа”, 1 кат,брифинг-зал).   “Әхсән хатлары” дигән китап Татарстан китап нәшриятендә дөнья күрде. Ул Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан тора. Әлеге хатларда Әхсән Фәтхетдиновның фәлсәфи-ихлас каләмле, киң карашлы публицист булуы күренә.

Путин төбәкләрдә юллар салуга өстәмә 120 млрд бүлеп бирергә боерды

Tatar-inform.tatar 

Агымдагы елда автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерү өчен федераль бюджеттан өстәмә 120 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин бирде.  Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмә йомгаклары буенча карарлар исемлеге Мәскәү Кремле сайтында бастырылган.  Россия Хөкүмәте 15 майга кадәр “2022 елда төбәк, муниципаль һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерү өчен федераль бюджеттан кимендә 120 млрд сум бүлеп бирүне” тәэмин итәргә тиеш. Читать дальше...

Казаннан Минскига кадәр авиарейслар янәдән гамәлдә булачак

Tatar-inform.tatar 

9 апрельдән башлап Казаннан Минскига авиарейслар яңартылачак. Рейслар даими рәвештә атнага ике мәртәбә булачак.  Казан Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сишәмбе көннәрендә самолет Казаннан 14:45 сәгатьтә китәчәк һәм Белорусия башкаласына 17:05 сәгатькә барып җитәчәк. Кире Казанга очу 11:25 сәгатькә планлаштырылган, очкыч Татарстан башкаласына 13:45 сәгатькә кайтып җитә.  Шимбә көннәрендә Казаннан очып китү 11:50 сәгатьтә, Минскига килеп җитү 14:10 сәгатьтә була. Очкыч кире... Читать дальше...

Ярославльдә Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган концерт узды

Tatar-inform.tatar 

Ярославль шәһәре мэриясе ярдәме белән “Магистраль” мәдәният йортында Халыкара бәйгеләр лауреаты Эльвира Карулина концерты узды.  Әлеге концерт композитор Рөстәм Яхиннның 100 еллыгына багышланды дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.  Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән концертта Казан шәһәренең “Сәйдәш” бию театры солистлары Гүзәл Әхмәтҗанова һәм Евгений Никитин да катнашты.  Ярославль өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә татар телен, сәнгать... Читать дальше...

Россиядә ковидның яңа дулкыны башланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Кайбер илләрдә коронавирус белән авыручылар саны арта, шуңа күрә Россиядә дә ковидның яңа дулкынына әзер булырга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов әйтте.  “Авыру очраклары кабат арта башлады. Бу Тын океанның һәм Европаның көнбатыш төбәкләрендә күзәтелә. Әлбәттә, без дә инфекциянең таралуына һәм яңа дулкыны барлыкка килүгә әзер булырга тиеш”, - дип яза РИА Новости табибка сылтама белән.  Белгеч сүзләренчә, әлегә Россиядә коронавирус очраклары кимеп бара... Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә җитештерелми торган даруларның аналогын эзли

Tatar-inform.tatar 

Чит ил фармацевтика компанияләре киткән очракта, дарулар кытлыгы булмаска тиеш, шуңа күрә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә һәм аңа дустанә илләрдә җитештерелми торган даруларның аналогларын эзләү белән шөгыльләнәчәкләр.  Дәүләт Думасы, фармкомпанияләр вәкилләре, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаганча, 21 мартта төбәкләргә Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник фармакологы Владимир Петровның бу турыда карары җибәрелгән дип яза «Ведомости» газетасы.  Вице-премьерТатьяна Голикова йөкләмәсе буенча... Читать дальше...

Татарстанда бер ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда тагын дүрт кеше – бер ир-ат һәм өч хатын-кыз ковидтан үлгән. 28 мартка булган мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 1852 кеше коронавирустан үлгән.  “Барлык вафат булучылар саны – 1852, аларның дүртесе узган тәүлектә расланды”, - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.  1928, 1950 һәм 1952 елгы өч хатын-кыз, 1939 елгы ир-ат коронавирустан үлгән.  Росстат мәгълүматларына караганда, ковидтан теркәлгән һәм теркәлми торган үлем саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә... Читать дальше...

Россия хөкүмәте хезмәт хакы һәм яшәү минимумын арттыру буенча тәкъдимнәрне караячак

Tatar-inform.tatar 

Россиянең Хезмәт министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы минималь хезмәт хакының күләмен (МРОТ) һәм яшәү минимумын арттыру буенча тәкъдимнәр әзерли. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков шул хакта белдерде. Бу турыда РИА Новости яза.  Министр ил Президенты Владимир Путинның элегрәк хөкүмәткә минималь хезмәт хакы күләмен һәм яшәү минимумын индексацияләү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушуын искәртеп узды.  "Икътисади үсеш министрлыгы һәм финанс министрлыгы белән бергә без үз тәкъдимнәребезне формалаштырабыз. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *