Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2022

Санкт-Петербургта татар күлмәкләре тегү остаханәсе булды

0
(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Рөстәм Хучашев исемендәге татар мәдәнияте музеенда татар күлмәкләре өчен өлге кисү һәм тегү буенча мастер-класс узды. Остаханәне оештырырга Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы мөхәррире Линара Николашкина «Файда» татар мәдәни җәмгыятенең яшьләр вәкиле Янифа Федосова ярдәм итте. Алар Дуслык йортындагы музей каршындагы «Файда» ансамблендә шөгыльләнә, татар мәдәнияте белән актив кызыксына. Бу турыда Бөтендөнья татар конгресссы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татьяна күлмәкләрнең төрләре, аларның аермасы, өлге үзенчәлекләре турында сөйләде. Традицион күлмәк иркен һәм табигый тукымадан булырга тиеш. Остаханәдә катнашучылар дүрт сәгатьтә үлчәм алды, шәхси өлге ясады, кул белән күлмәк детальләрен текте. Биремнәрнең берсе татар күлмәге тегү һәм аны «пэчворк» стилендә (тукыма кисәкләреннән) бизәү иде. Роза Чеснокова һәм Фәридә Гренда шулай ук бик теләп мастер-класста катнашты. Аннары алар татар күлмәкләрендә импровизацияләнгән фотосессия оештырдылар. Чара чәй табыны артында тәмамланды. «Ленинград өлкәсе Дуслык йорты, „Файда“ татар җәмгыяте рәисе урынбасары Илнур Гарифуллинга мастер-класс оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәбез», диелгән хәбәрдә.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *