Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2022

Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе бара

0

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе бара.

Рәсми котлаулар өчен сәхнәгә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелде. «Ркаил белән утырып сөйләшү үзе бер бәхет. Аның дәүләт советына сайлануы зур дәрәҗә. Аңа халык та ышана», — диде ул Ркаил Зәйдулланы котлап.

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлангач үз алдына Берлек дәрәҗәсен күтәрү максаты куюын ассызыклады.

Ул аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.

Ркаил Зәйдулланы ТР Премьер министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев котлады. «Бөтендөнья татар конгрессы Ркаил Зәйдулланың юбилеен уздыруга чират көтә», — диде ул.

«Татар-информ» кичәне онлайн күрсәтә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *