Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2022

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән 

0

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез М7 трассасында Займище һәм Юдино бистәләре арасындагы юл-транспорт һәлакәте булды. 

«Лада Калина» автомобиле белән идарә иткән 40 яшьлек йөртүче һәлак булган. Фаҗига Товарная урамында килеп чыккан.  Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат тиешле тизлекне арттырган һәм автомобиль белән идарәне югалган. Нәтиҗәдә, машина юл кырыендагы баганага килеп бәрелгән. Шәһәр автоинспекциясендә «Татар-информ»га шундый мәгълүматлар җиткерделәр. 

"Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче алган җәрәхәтләрдән үлгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, авариянең шартлары билгеләнә», – диде Казанның ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Никита Жирнов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *