Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Март
2022

Түбән Камада Болодурин истәлегенә футбол буенча илкүләм турнир башланды

0

(Казан, 28 март, "Татар-информ"). Түбән Камада Советлар Союзы Герое Иван Петрович Болодурин истәлегенә футбол буенча гадәттәге Бөтенроссия турниры була. Турнирда 2009 елгы футболчылар катнаша.  Уеннар 28 марттан 1 апрельгә кадәр «Чулман-Арена» футбол манежында узачак.                                                                          

Быел турнирда Татарстан шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре футбол клублары, спорт мәктәпләре командалары көч сынаша. Ярыш 5 көн дәвам итәчәк. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.                                               

Җиңүчеләр 1 апрельдә билгеләнәчәк.  Бу көнне Иван Болодурин истәлегенә футбол буенча XXХVIII Бөтенроссия турнирының финал очрашуы булачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *