Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Татарстан табибы: Тюбингта шуган вакытта юл һәлакәтендәге кебек имгәнергә мөмкин

0

Ватрушкада шуганда, юл-транспорт һәлакәтендәге кебек каты имгәнергә мөмкин. Бу тюбингның тизлеге сәгатенә 50 километрга кадәр җитүгә бәйле.

«Горький паркында булган очракны искә төшерик, яшь егет ватрушкага утырып шуган һәм агачка бәрелгән. Ул каты имгәнгән иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер очракларда ватрушкаларда имгәнү дәрәҗәсе юл-транспорт һәлакәтләрендәге белән чагыштырырлык була», - диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды Булат Зиатдинов.

Бәхетсезлек очракларыннан саклану өчен, медик ватрушкада шуу өчен махсус урыннар сайларга киңәш итте. Ул тигез өслекле һәм каршылыкларсыз булырга тиеш.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *