Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Краснодарда «Ханым бикә» Милли татар бәйгесе узачак

0

4 декабрьдә Краснодарда «Ханым бикә» Милли татар бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар конкурс биреме кысаларында татар хатын-кызларына хас иң яхшы сыйфатларны ачып бирәчәк. Биредә үзең һәм Ватаның турында сөйләү, татар костюмын тәкъдим итү, иҗади номер, кул эше һәм аш-су осталары бәйгесе хакында сүз бара.

Тамашачыларны һәм бәйгедә катнашучыларны 4 декабрьдә 16.00 сәгатьтә Кызыл Армия урамы, 53нче йорт адресы буенча Милли мәдәниятләр үзәгенең өченче катындагы актлар залында көтеп калалар.

Керү бушлай, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *