Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Рөстәм Миңнеханов Россия-Үзбәкстан бизнес-форумында катнашу өчен Сәмәркандка килде

0

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәренә килде. Ул Россия-Үзбәкстан бизнес-форумында катнашырга планлаштыра. Анда Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов катнаша. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.  

«Иртәгә пленар утырыш булачак, анда Рөстәм Миңнехановның чыгышы планлаштырылган», - диде ул.

Бизнес-форум 1 һәм 2 декабрьдә узачак. Катнашучылар транспорт һәм логистика, сәнәгать проектлары, сәүдә-икътисади кооперация, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Моннан тыш, чара кысаларында Россия-Үзбәкстан эшлекле советы утырышы да узачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *