Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Ташламалы пенсия ала алмаучы хатын турында эшне Россия Тикшерү комитеты контрольгә алды

0

Федераль телевидение каналларының берсенең эфирында Татарстанда пароходчылык өлкәсендә эшләгән хатын-кыз турында сюжет чыкты. Ул 15 ел дәвамында ташламалы пенсия ала алмавы хакында сөйли. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Закон буенча, ул эшләгән вазифа буенча стаж ташламалы дип саналырга тиеш. Әмма Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, эш бирүче бу хезмәткәрнең вазифасы турында башка мәгълүмат биргән. Бу хатын-кыз ташлама каралмаган башка вазифага язылган булган. Хәзер ул гаделлекне суд аша эзли.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга әлеге очракның барлык нечкәлекләрен ачыкларга һәм доклад тапшырырга кушты. Җинаять билгеләре табылса, кичекмәстән җинаять эше кузгатырга, диелгән хәбәрдә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *