Татарстанда «КАМАЗ» белән бәрелешкән автомобильнең йөртүчесе үлгән
Бүген иртән Бөгелмә районының Карабаш бистәсе янындагы Р-239 юлында авария булган. «Лада» автомобиле «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә автомобиль йөк машинасы тәгәрмәче астында калган.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» автомобиленең йөртүчесе үлгән. Автомобильдә башка кеше булмаган.