Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Аксубай мобилизацияләнүчеләрне утын белән тәэмин итә

0
Аксубай мобилизацияләнүчеләрне утын белән тәэмин итә

Кичә утын белән төялгән КамАЗ Татарстан башкаласына Аксубайдан мобилизацияләнгән ир-егетләр урнашкан адреслар буенча китте. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Диңгезчеләр туганлыгы активистлары Флен Зәйнуллин һәм Анатолий Скворцов мобилизацияләнүчеләр янына гуманитар миссия белән чираттагы сәфәр белән баргач, биналарны җылыту өчен утын кирәклеген белеп кайтты. Мобилизацияләнүчеләрне утын белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләрен «Бердәм Россия» партиясенең район бүлеге үз өстенә алды.

Әлеге үтенечкә шәхси эшмәкәр Фидаил Мәсгутов җавап бирде. Предприятие мастеры Александр Тимохин һәм авыл халкы белән бергә алар Котловка бистәсендә утын әзерләп, биек бортлы КамАЗ автомобиле арбасына төяделәр.

Көн уртасына Максим Константинов идарә иткән тагылмалы КамАЗ машинасы фермер Леонид Мясников хуҗалыгына килеп җитте. Утынны тагылмага төягән ир-атлар арасында Аксубай бистәсе советы хезмәткәрләре, сезонлы эшчеләр дә бар иде. Алар, бу эшне безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен башкаруларын аңлап, бердәм хезмәт куйдылар.

«Мобилизацияләнүчеләргә утын кирәклеген тормыш иптәшемнән белдем. Һәм ярдәм итәргә булдым», – диде Леонид Мясников.

Тормыш иптәше Людмила Дмитриевна «Буратино» балалар бакчасы хезмәткәре. Ул – яшьләр үзәгендә яшеренү челтәрләре үрү һәм халатлар тегү буенча волонтерлык пункты активистларының берсе.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *