Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән якташларының хатыннарына Яңа ел премиясе күчерде
Чаллы мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән якташларының инде бала тапкан яки көмәнле хатыннарына 100 мең сум акча күчерде һәм Шәһәр советының башка депутатларын да шушы үрнәккә иярергә чакырды. Автокаланың хатын-кызлар консультациясендә запастан чакырылган гражданнарның 28 хатыны исәптә тора.
Мэр билгеләп үткәнчә, сабыйның дөньяга килүе – гаилә, әти-әни өчен зур вакыйга, әмма хатын-кыз бала тудыру йортыннан чыга, ә ире – махсус хәрби операция зонасында.
«Шунлыктан безнең бурыч – аңа ярдәм итү, һәм матур сүзләр, матур бүләкләр белән генә түгел. 100 мең сум акча бирәсең икән, бу теләсә нинди сүздә дә яхшырак. Без акча бирәбез һәм: «Бу – безнең ярдәм», - дип әйтәбез», - диде шәһәр башлыгы.
Бу акчалар бюджеттан бүленми. «Сез, мөгаен, игътибар иткәнсездер – бюджетта мондый акчалар юк. Без үзебезнең партнерлар, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр белән эшлибез. Бездә шәһәр фонды бар, акчаны шунда күчерәбез», - дип ачыклык кертте Наил Мәһдиев.