Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төп сәхнәсендә чыгыш ясаган

0
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төп сәхнәсендә чыгыш ясаган

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Танцуй и пой, моя Россия!» бөтенроссия халык биюләре фестивалендә катнашты. Кичә ул Кремль сарае сәхнәсендә чыгыш ясаган.

«Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында 7 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда Россиянең танылган академик хор һәм бию коллективлары җыелган иде. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле фестиваль гала-концертының һәр ике бүлегендә дә номер тәкъдим итте», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, Дәүләт ансамбле беренче бүлектә - «Тезмә» биюен, икенчесендә Минзәлә биюен тәкъдим иткән.

«Коллектив Дәүләт Кремль сараенда чыгыш ясавы безнең өчен зур дәрәҗә. Тамаша залы туп-тулы иде. Без татар халкының матурлыгын, тарихын, гореф-гадәтләрен илнең төп сәхнәсендә күрсәттек»», ди ул.

ТР Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, фестивальгә Россиянең һәм Беларусьның иң көчле коллективлары җыелган. М.Е.Пятницкий исемендәге дәүләт академик рус халык хоры, «Вайнах» Чечен дәүләт академия бию ансамбле, Белорусиянең дәүләт академия бию ансамбле, Мари Элның «Марий Эл» бию ансамбле һәм башка бик күпләр катнашкан.

  • 10 декабрьдә Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә ансамбльнең юбилей концерты узачак. Тамашачылар 30 артык концерт номерын күрә алачак.
  • Концерт Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова катнашында уза. ТР Дәүләт ансамбленең хор төркеме белән берлектә ул «Гөлҗамал» татар халык җырын башкарачак – бу уртак иҗади эксперимент.










СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *