Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Гомәр Саттаров кабер ташына татар теле турында язарга васыять итеп калдырган

0
Гомәр Саттаров кабер ташына татар теле турында язарга васыять итеп калдырган

«Кадерле татар телем! Шау чәчәк атар гөлем. Бәхетем, шатлыгым син! Милли йөз, аклыгым син!», - дигән сүзләр бар каберташта.

Тел галиме, тюрколог-ономатолог Гомәр Саттаров Татарстанның атказанган архитекторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, улы Айвар Саттаровка кабер ташына татар теле турында шигырь юлларын язарга васыять әйтеп калдырган булган.

«Әтине Мулла Иле авылында җирләдек, әни белән бергә яталар. Әти миңа кабер ташының арткы ягына түбәндәге сүзләрне язарга кушып калдырган иде: «Кадерле татар телем! Шау чәчәк атар гөлем. Бәхетем, шатлыгым син! Милли йөз, аклыгым син! Сиңа Гомәр Саттар гомерен багышлады һәм һич тә ялгышмады», - диде ул галимнең 90 еллыгына багышланган искә алу кичәсендә.

Айвар Саттаров әтисен татар җанлы кеше булганын әйтте. «Татар телен җаны, тәне белән яратты. Аның кебек кешеләр бармак белән генә санарлык, мөгаен», - диде ул.

«Балачагым, тормышым татар теле кафедрасы белән бәйле булды. Без сеңлем Лалә белән Тубыл шәһәрендә тудык. Чөнки институтны тәмамлаганнан соң, әтине Тубылга җибәргәннәр. Ул вакытта татар бүлеге эшли иде әле. Тубылда ике ел ярым яшәдек. Әти белән әни эштә иделәр, безне күрше рус әбисе тәрбияләде. Әти аспирантурага укырга кергәч, безне авылга кайтарып куйдылар – менә шунда татарча сөйләшә башладык», - диде ул.

Гомәр Саттаров кандидатлык диссертациясен яклаганда улы Айвар Саттаровка җиде яшь булган. «Шулчак гаиләбез белән Казанга күчендек. Башта фатирны арендалап яшәдек, аннан соң тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Күршедә Мөхәммәт Мәһдиев, Вахит Хаков гаиләләре белән яшәде. Университетның яшь галимнәре өчен аерым йорт төзеделәр, без шунда күчендек», - дип сөйләде ул.

Искә алу кичәсен КФУның татар теле белеме кафедрасы оештырды.

Гомәр Саттаров әтисенең татар теленә багышлап язылган шигырен дә укып күрсәтте.

 

 











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *