Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2022

Газ шартлаудан кешеләр үлү аркасында Татарстанда өстәмә куркынычсызлык чаралары кертелде

0

Ел саен Татарстанда йортларда газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозуга бәйле дистәләгән хокук бозулар теркәлә. Кагыйдәләр бозу көнкүреш һәм сыекландырылган газ шартлауга китерә һәм, нәтиҗәдә, торак йортлар җимерелә һәм кешеләр һәлак була.

Статистика буенча, соңгы биш елда республикада көнкүреш һәм сыекландырылган газ белән бәйле һәлакәтләрдә 49 кеше үлгән.

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе йорт эчендәге газ җиһазларын куллануның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында күрсәтмә кабул итте. Комиссия шуңа бәйле рәвештә кайбер ведомстволарга йөкләмәләр бирде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бергә торак йортларда җылыту мичләрен, газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирүне йөкләде. 

Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район җитәкчеләре, торак инспекциясе һәм газ белән тәэмин итә торган оешмалар газ җиһазларын кулланганда һәлакәтләрне булдырмау буенча профилактик эшне дәвам итәчәк.

Бүген Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге һәм газ хезмәткәрләре республика халкын газ җиһазларын игътибар белән кулланырга чакырды. Салкыннар килү белән, углерод газы белән агулану очраклары ешайды. Ел башыннан Татарстанда газ белән агулануның 40 очрагы булган, нәтиҗәдә 9 кеше үлгән һәм тагын 79 кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.











СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *